1926 елның 2 ноябрендә Куян авылында туган, хәзер Әҗәкүлдә яши.
1943 елның ноябрь аенда Ватанны саклау өчен яу кырларына китә. Япониядә барган сугышларда катнаша, Җиңү көнен дә шунда каршылый. Төрле утрау юллар үтеп, туган авылына 1950 елның көзендә генә кайта.
Ефрейтор булып хезмәт иткән яугирнең күп санлы медальләре бар.
Кайту белән "Актанышнефтепродукт" ААҖ эшкә урнаша. Һәм 1986 елны лаеклы ялга тукталганчы шунда хезмәт куя.
Тыныч тормыштагы хезмәтләре өчен "Хезмәт ветераны" исеме бирелә, бик күп Мактау кәгазьләре белән бүләкләнә.
Тормыш иптәше Ханә белән 5 бала үстергәннәр, бүгенге көндә 3се исән. Иптәше Ханә вафат.
Хәзер ветеран улы белән яши.