Дәүләтшин Газиз Дәүләтша улы, 1906, Дими Тарлау авылы, Сарман РХК моб., к-арм, 21 армия, 26.09.1943 яралардан үлгән, 5479 ХППГ (күчеп йөрүче хирургия госпитале), Смоленск өлк., Ельня р-ны, Селиба авылында җирләнгән. (Хәтер китабы, 20 том, 78 бит).
“Бүген дошманга каршы чираттагы контратакага бардык. Безнең ротадан йөзгә якын кешедән өчәү генә исән калды. Мондый канлы бәрелешләр бер генә көнгә дә туктап тормыйлар. Таң белән тагын атакага күтәрәчәкләр. Яу кырыннан исән чыгарга язмаса – бәхил булыгыз.”
Газиз Дәүләтшин ерак тылда – Татарстанның Сарман районында яшәүче хатыны Наҗиягә кош теледәй кечкенә, өчпочмаклы мондый хатдарны фронттан еш җибәрә. Әмма аларның берседә сакланмаган. Бары тик хатларның эчтәлекләре генә онытылмыйча, үзгәрмичә буыннан – буынга күчә баралар.
Якташыбыз хезмәт иткән Көнбатыш фронты гаскәрләре генерал В. Д.Соколовский командалыгында 1943 елның 28 августыннан6 сентябрьгә кадәр дошманның Ельня төркеменә каршы Ельня- Дорогобуж һөҗүм операциясе алып баралар. Немец-фашист илбасарлары безнең ггаскәрләргә каршы күп тпакырлар 70әр, 100әр танк катнашында ярсулы контратакалар ясыйлар. Ельня- Дорогобуж һөҗүм операциясе тәмамлануга, Көнбатыш фронты гаскәрләре Смоленск операциясе алып баручы Калинин фронты гаскәрләренә ярдәмгә киләләр. Смоленск тирәсендә сугышлар аеруча канкойгыч булалар. Шул сугышларның берсендә Сарман егете Газиз Дәүләтшин авыр яралана һәм 1943 елның 26 сентябрендә, 37 яшендә, госпитальвафат була.
Р.Могыйнов “Хатларында дары исе” китабыннан кыскартып бирелә.