1922 елның 5 маенда туган.
1941 елның 8 августында сугышка алына.Летчиклар курсына укырга җибәрәләр, ләкин ул анда укырга теләми. Аннары аны полковой мәктәпкә радистлар курсына җибәрәләр анысын укып бетерә. Рация 22 кг, ә ул үзе 50 кг шуңа күрә радист булудан баш тарта. Кавказга җибәрәләр артиллерист булып хезмәт итә.Владикавказга барып җитәләр.
1 Украина фронты, 20 танк дивизия составында хезмәт итә. Туган ягына 1946 елда кайта. Бөек Ватан сугышы ордены, “За оборону Кавказа”, “За взятие Германии” медальләре белән бүләкләнә. 2012 елның февраль аенда Сарман авылында вафат.