Бөек Ватан сугышы елларында Ленинград шәһәрен фашист илбасарларыннан саклауда катнашкан фронтовик якташыбыз Иван Иванович Егоров 1923 елның 15 августында Субаш авылында ярлы крестьян гаиләсендә туа. Субаш башлангыч мәктәбенең беренче сыйныфына укырга керә һәм 1941 елны Теләче урта мәктәбендә 10 сыйныфны тәмамлый. Шул ук елның 15 августында район хәрби комиссариаты приказы буенча Саратов өлкәсенең Вольск шәһәренә самолет механиклары хәзерләү училищесына укырга җибәрәләр. Бу училищеда СБ һәм ЯК-1 самолетларын өйрәнәләр. 1942 елның декаберендә “Самолет механигы” дигән таныклык биреп берничә кешене Ленинград шәһәренә җибәрәләр. 20 яшьлек Субаш авылы егете Ленинград фронтына 1943 елның 1 гыйнварында килеп эләгә. “Мине 159 нчы полкка ЯК самолетына механик итеп билгеләделәр. Самолет бик күп һава сугышларында катнашкан, иске иде. Шулай булуына карамастан, һәрвакыт төзек, хәрби бурычларны үтәргә әзер хәлдә торды. Соңга таба 286, 283 авиаполкларда хезмәт иттем. Безнең полкның төп бурычы – ленинград шәһәрен саклау, дошман самолетларын шәһәргә кертмәү иде” – дип искә ала Егоров П.П. Шушы команда составында ул Җиңү көненә кадәр сугышчан юл уза. Сугыш вакытында яшь механик безнең самолетларны очышларга хәзерләп тора. Аның исәбендә 540 сугышчан очыш исәпләнә. Алар очышка әзерләгән экипаж 52 немец самолетын бәреп төшерә. Шушы елларда күрсәткән батырлыклары өчен ул III дәрәҗә Бөек Ватан Сугышы ордены, “Ленинград оборонасы өчен” һәм “1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен” медальләре белән бүләкләнә.
Җиңү бәйрәмен 1945 елда Ленинград өлкәсе Гатчина шәһәрендә каршылый ул. Сугышчан хезмәтләре өчен “Бөек Ватан сугышының 2 дәрәҗә” ордены, “Батырлык өчен”, “Ленинградны азат иткән өчен”, “Германияне җиңгән өчен” медальләр белән бүләкләнә.
Туган авылы Субашка 1948 елда гына әйләнеп кайту насыйп була аңа.
Шул ук елның март аенда Иван Ивановичны Теләче районы ВЛКСМ конференциясендә комсомол комитетының икенче секретаре итеп сайлап куялар. Аннары, Олы Нырсы трактор станциясенең директор урынбасары вазыйфасын башкара. 1957 елдан алып пенсиягә киткәнче Субаш сигезьеллык мәктәбен җитәкли. Сауш мәктәбендә укытучы булып эшли. Төп хезмәт белән бергә җәмәгать эшләрен дә алып бара. Аның җәмәгать эшләрендә эшләвенә 58 елдан артык вакыт үтә. Хәзерге вакытта Айдар авыл җирлеге каршындагы ветераннар советы рәисе булып эшли. Үз эшен бик яратып башкара ул. Аның тыныч тормыштагы намуслы хезмәтенә зур бәя бирелде. Илебез бу хезмәт героен “В.И.Ленинга 100 ел тулу уңае белән “ һәм “Хезмәт ветераны” медале белән бүләкләнде. “Бөек Ватан сугышында Совет кораллы көчләренең җиңүенә китергән сәбәпләр күп төрле. Шул сәбәпләрнең беренчесе халыклар дуслыгы. Сугыш вакытында төрле милләт халкы бер гаилә булып бер-берсенә ярдәм итеп яшәде. Һәм мин әйтер идем хәзерге вакытта да бу фактор зур роль уйный. Милләтара дуслыкны ныгытырга кирәк. Нинди чорда яшәсәк тә, дус, тату булыйк” – ди, Иван Иванович.
Отставкадагы майор И.И.Егоров бүген дә сафта. Аңа ярдәмчеллек, эчкерсезлек, сизгерлек, киң күңеллелек хас. Шуңа да аның авылдашлары арасында абруе бик зур. Ул яшьләр һәм укучы балалар белән очрашуда еш катнаша. Патриотик тәрбия бирүдә армый- талмый эшли. Шушы тынгысыз хезмәтләре өчен район хакимияте башлыгының рәхмәт хаты һәм Республика ветераннар Советы идарәсенең Мактау грамотасы белән бүләкләнә.
Егоров П.П. күз яшьләре аша искә ала: “Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый дияргә яратсак та, ризыклы табын, аяз күк, тыныч тормыш хәйран истәлекләрне күңелдән юылдырган икән инде. Ватанны сакларга китеп үлгән кешеләрнең кайберләрен хәтерләүчеләр аз калды.Үз туганнары йә вафат, йә читкә киткән. Алар турында киңрәк, тулырак белергә бурычлы бит.
Шул бабайлар, шул бабай энекәшләр, шул мыек типмәгән егетләр чәчәк кебек гомерләрен Курск дугасында, Волхов сазлыкларында корбан иткән. Прохоровка янында танк эчендә фашист утында янган, Европа урманнарында партизаннар сафында сугышканда дошман ядросыннан гөрселдәп ауган, Берлин стенасына орынам дигәндә гетлерчыларның мәкерле миналарына эләгеп өзгәләнгән. Боларны нинди җәмгыяттә яшәсәк тә һичкайчан онытырга ярамый. Безнең ата-бабаларыбыз онытыр өчен шаһит китмәгән.
Алар арасында синең бабаң, минем атам, кемнеңдер газиз баласы, берәүнең ятим калган биш баласының кадерле атасы бар. Кан коюлы җимергеч сугышның соңгы бәрелешләреннән 70 ел аерып тора, әмма ләкин сугыш еллары никадәр ерагая барса да, Совет халкының батырлыгының бөеклеген гитлер фашизмның тар-мар ителүенең тарихи әһәмиятен беркемдә инкар итә алмас, итә дә алмый.
Шуңа да карамастан соңгы елларда әлеге сугыш турындагы фактлар һәм дөреслекне бозып күрсәтүчеләрне очратырга мөмкин. Мәсәлән, Балтик буе илләре, Украина, Молдовия тарихчылары “Без Бөек Ватан сугышында түгел, икенче бөтендөнья сугышында катнаштык”- дип исбатларга тырышалар. Әлеге фикерләр акырынлап тарих дәресләренә кертелә башлады. Димәк, яшь буын киләчәктә тиңдәшсез сугышта Советлар иленең нинди зыян күрүен, халыкның нинди югалтуларга, җәзаларга дучар булуын бөтенләй белмәячәк.
Билгеле булганча Бөек Ватан сугышына ревизия ясарга, акны кара итеп күрсәтүчеләрне очратырга була. Ләкин алар никадәр сөйләсәләр дә Россия халкы 4 елга якын азатлык сугышы алып барды. Ул Россия территориясен генә азат итеп калмады, хәтта Европа илләренең дәүләтен фашизм колагыннан азат итте.
Кадерле ул-кызларыбыз, оныкларыбыз! Өлкәннәрнең сугышчан һәм хезмәт традицияләрен саклагыз һәм яратыгыз. Ата-бабаларыгызның бөек батырлыклары турында истәлекләрне саклагыз, аларның казанышларына лаеклы булыгыз” – ди безнең кадерле сугыш ветераныбыз Иван Иванович.
Күптән түгел Иван Иванович “Ленинград блокадасына – 70 ел” медале белән бүләкләнде. Бүләкне иясенә, тантаналы шартларда, “Эшлекле сишәмбе” киңәшмәсендә муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов тапшырды. Ул ветеранны олы бүләге белән котлап, хәерле гомерләр теләде.