Фадеев Сергей Михайлович 1919 елның 8 апрелендә хәзерге Самара өлкәсенең Ставрополь авылында, хәзерге Тольятти шәһәрендә туган. Милләте - рус. Биш сыйныф бетергән. "Бөек Ватан сугышына кадәр Актаныш районы Актаныш авылында яшәгән һәм эшләгән". 1939 елда Актаныштан армиягә китә. 1943 елдан Бөек Ватан сугышы фронтларында.
729 нчы аерым танкларга каршы көрәш дивизионында (16нчы танк корпусы, 2нче танк армиясе, Үзәк фронт) туп төзәүче рядовой Фадеев 1943 елның 6 июлендә Ольховатка авылы (Курск өлкәсе Поныровский районы) янында дошманның танк һөҗүмен кире кайтару вакытында батырлык күрсәткән, аның расчеты 11 дошман машинасын җимергән һәм яндырган, шуларның бишесе - авыр танклар. Шулай ук танклар саны 14 дип күрсәтелгән чыганак та табарга мөмкин. Яраланган булса да, сугыш кырын ташламаган. Советлар союзы Герое исеме 1943 елның 8 сентябрендә бирелгән.
1944 елда гариплек буенча демобилизацияләнә. Самара шәһәрендә яши һәм эшли. Ленин ордены, медальләр белән бүләкләнгән.
1952 елның 10 октябрендә вафат була. Самара шәһәренең бер мәйданында Герой истәлегенә мемориаль такта куелган.