Фархиев Гомәр Фархетдин улы 1941 елның 1 августындаТеләче районы Түбән Саурыш авылында туган. Әтисе 1940 елдаФин сугышына китә. Анда комиссар булып хезмәт итә. 1941 елда аны Бүек Ватан сугышына алалар. Гомәр Фәрхетдин улы әтисесугышка киткәч дөньяга килә. Фәрхетдин аганын хәбәрсезюгалды дигән хәбәре генә килә.1948 елда алар, әнисе, апасы Фирая әнисенең туган авылыЯзлы Арташка күченеп кайталар. Сугыштан соңгы авыр елларны әниләре Мәфрүзи апа үз җилкәсендә берүзе тарта. Улы беләнкызы да кул арасына керә башлыйлар.Гомәр Фәрхетдин улы мәктәп тәмамлагач Арча районы
Үрнәк авылына укырга китә. Анда тракторист таныклыгы ала. Икшермә авылында, “Вахитов”, “Дружба” колхозларында механизатор, тракторист,
умартачы булып эшлшп лаеклы ялга чыга. Хэзерге вакытта Язлы Арташ авылында гомер итә.