Шәрипов Фатыйх Зариф улы үзенең хезмәт юлын Сула, Татар Димскәе авылларында балалар укытудан башлый. 1940 елда ул Татарстан Верховный Советы исемендәге Казан пехота училищесына укырга керә. Бөек Ватан сугышы башлангач, бу уку йортын танк гаскәрләре өчен офицерлар хәзерли торган училище итеп үзгәртәләр. Шуны тәмамлап чыккач, лейтенант Шәрипов 1942 елны Волоколамск тирәсендә сугышка керә. Бәрелешләрнең берсендә ул авыр яралана, озак вакыт госпитальдә дәваланырга мәҗбүр була. Яңадан сафка баскач, аны көнбатыш фронтының унынчы танк корпусына хезмәт итәргә җибәрәләр. Аңа Татарстанның Алабуга районы, Кураково авылында туып-үскән генерал –майор В.В. Бурков командалык итә. Республикабыз хезмәт ияләре җыйган акчага төзелгән “Татарстан колхозчысы” дип аталган танк колоннасы шушы корпуска тапшырыла. Бер машина Фатых Зариф улына бирелә.Ул якташларының бүләген горурлык белән кабул итә. Шул танкта Курск дугасында, Украина җирендә дошманны аяусыз кыйный. Ике тапкыр Кызыл Йолдыз ордены һәм медальләр белән бүләкләнүе аның батырлыгын ачык күрсәтә.
Днепрны кичү – Бөек Ватан сугышы тарихында совет солдатларының каһарманлыгы шаһиты буларак сакланучы иң гүзәл сәхифәләрнең берсе. Өлкән лейтенант Ф. Шәрипов җитәкчелегендәге 5 танк, 1943 елның 23 сентябере төнендә беренчеләрдән булып, елга аръягына чыга һәм немецлар бик каты ныгыткан Балык хуторын ала.
Дошман, әлбәттә, бу югалту белән килешергә теләми. Сул яктан ярдәм ала алмаган танкистларны бертуктаусыз утка тота, киредән елгага бәреп төшерергә тырыша. Тик булдыра алмый. Шәрипов танкистлары өч көн дәвам иткән бу сугышларда немецларның 8 танкын, 1 үзйөрешле орудиесын, 3 бронемашинасын, 100дән артык солдатын һәм офицерын юкка чыгаралар, плацдармны саклап калалар һәм төп көчләргә елганы кичеп чыгарга мөмкинлек тудыралар. Шушы сугышларда күрсәткән батырлыклары өчен Советлар Союзы Герое исеме бирү турындагы Указда 8 кеше фамилиясе аталган. Аларның берсе – Ютазы Бәйрәкәтамак авылы лачыны Фатыйх Шәрипов. Ул Мәскәүдә үткәрелгән Җиңү парадында да катнашкан кеше.