1925 елның 13 мартында Яңа Балтач авылында туа. 1943 елның 4 нче гыйнварында сугышка китә. Илебез чикләрен япон милитаристларыннан саклый. "Японияне җиңгән өчен" медале белән бүләкләнә. 1950 елның нояберендә хәрби хезмәттән азат ителе, туган авылына әйләнеп кайта.
Җирлектәге хуҗалыкта төрле эшләр башкара. "Хезмәт ветераны" медале тапшырыла.
Тормыш иптәше Хәсинә белән 5 бала тәрбияләп үстерәләр. Улы Фоат районның баш архитекторы булып эшли.