Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары өчен III дәрәҗә Дан ордены, “Германияне җиңгәне өчен”, “Батырлык өчен” медальләре, һәм башка орден-медальләр кавалеры, 20гә якын Мактау кәгазенә һәм “Иң яхшы меномётчы” исеменә лаек булаган гвардия сержанты Мәсхүт Шәрифҗан улы Фазылҗанов Бөек Ватан сугышын башыннан ахырына кадәр буйлаган. 1925 елда Яңа Шашы авылында туган ир-егет армиядә 1942 ел ахырыннан алып 1948 елның 15 мартына кадәр була. Шушы 5 елдан артык вакыт эчендә аңа төрле авырлыклар күрергә туры килгән. Ул Казаннан Верховинскидагы лагерьга җибәрелә. Монда солдатлар ачлыктан интегәләр. Озакламый Мәсхүт абый формированиегә эләгеп фронтка китә. 1797 нче полкның 590 нчы миномет рассчеты командиры итеп билгеләнә. Фронтны К.К.Рокоссовский җитәкли. Бер биеклекне алганда күп кенә сугышчылар фашист пуляларыннан ятып калалар. Мәсхүт абыйга Висла, Днепр, Одер елгаларын кичеп чыгарга туры килгән. Сугыша-сугыша Эльба елгасы ярларына килеп җитә. Шунда заставага басарга боерык бирелә, чикне саклап тору бурычы йөкләнә. Окоплар казып, ныгытмалар төзиләр, күзәтү пунктлары урнаштыралар. Сугыш тәмамлангач та 1948 елга кадәр Мәсхүт абый чик буе территорияләрен саклап торган. Аннары авылга кайтып җиң сызганып эшкә керешкән, өйләнгән, йорт торгызган. Тыныч тормышта 20 ел тимерче, балта остасы һәм башка авыр эшләр башкара. Авылдашларының гозерләрен солдатларча төгәл башкарган.