Буа районы Степановка авылында туган.
1942нче елның августында көнчыгыш чикләрне японнардан саклау өчен китә. МВДның Кызыл байраклы 54нче чик буе гаскәрләре отрядында хезмәт итә. Хөкүмәтебез тарафыннан бик күп медальләр һәм мактау кәгазьләре белән бүләкләнә. 1946нчы елның августында туган якларга кайта.
1948нче елда Буа веттехникумын тәмамлый. Баулы районы Кәрәкәшле авылына ветфельдшер итеп билгеләнә. Бүгенге көндә вафат.