Фәтхетдинов Ислам Нуретдин улы 1926 елның 16 маенда Яңа Чаллы авылында биш балалы гаиләдә туган.
Фронтка 1943 елның 3 нояберендә алына.
Авылда чагында ук механизатор hөнәре үзләштерүенең кирәге чыга: ул Новофоминск тирәсендә сугышларда танкист буларак катнаша. Аңа ук сугышта җимерелгән танкларны ремонтлау белән шөгыльләнергә дә туры килә.
Ислам 1950 елда гына демобилизацияләнә.
Шул ук елда туган авылында Рәисә исемле кыз белән гаилә корыла. Алар икесе дә тракторчы булып эшлилэр.
2000 елда Рәисә hәм Ислам Фәтхетдиновларның никахта гомер итүләрендә 50 ел тулды.
Ислам Нуретдинович тыныч хезмәтендә дә “Хезмәт Кызыл Байрагы” орденына лаек булды.
2003 елда аңа “Ока” автомобиле бүләк ителде.
“Ватан өчен!”китабыннан, 2005 ел.