1941 нче елның 20 сентябрь көнен Кече Күккүз авылында яшәүче хөрмәтле ветераны Фәйзрахманов Габделхак Фәйзрахман улы бүгенгедәй хәтерли. 19 яшьлек егетне сугышка алалар. Горький шәһәрендә берничә көн торганнан соң, аларны Владимир шәһәренә күчерәләр. Биредә аларны сугышка әзерлиләр. Шуннан соң Мәскәүгә күчерәләр, ә аннан соң инде фронтка озаталар.
Габделхак абый өчен сугыш 1945 елда тәмамланмый. Чөнки ул 1947 елның сентябрендә генә, 7 ел хезмәт итеп, туган авылы – Кече Күккүзгә әйләнеп кайта. “Әле дә хәтердә, - ди ветеран, - өйдә ыгы-зыгы, әнием Миңлебәнәт елый, күршеләр кереп тулды. Сорашалар, елашалар. 19 яшемдә сугышка китеп, гарасатлардан исән кайту бәхетенә ирешкән кеше мин”, - дип сөйли Габделхак карт.
Сугыштан исән кайтып, үзенең яраткан Гадиләсе белән соклангыч матур гомер кичерә. Алар Гадилә апа белән 5 бала үстерәләр. Габделхак абыйга колхозның барлык авыр эшләрендә катнашырга туры килә. Ул озак еллар бригадир, ревизия комиссиясе председателе булып эшли.
Мәрхәмәтле, кешегә искиткеч ярдәмчел ир никадәр гаиләләрне яңа нигезле, капка-коймалы иткәндер! Ишек яңаклары, тәрәзә йөзлекләре ясаучы пыяла куючы, мич чыгаручы, һәвәскәр бакчачы да бит әле ветеран.
Еллар үтә... Кайчандыр баһадирдай җир җимереп эшләп йөргән егет – бүген инде маңгайлары сырланган, чәчләренә чал кунган, гәүдәсе чүккән карт.
“Булмасын иде сугышлар.Бүген дә, иртәгә дә аннан соң да. Бездән соң буыннар сугыш күрмәсеннәр, дөнъялар тыныч булсын”. – дип тели ветеран
Сугышның соңгы залплары тынуга да 60ел. Тарихта тиңе күрелмәгән бу сугыш афәте турында Габделхак абый сөйләгәннәрне тыңлыйсың да, бүгенге имин көннәрнең кадерен, аларның нинди югалтулар хисабына яулап алынганлыгын аңлыйсың. “Сугыш аяусыз, би күп полкташ дусларны югалттым. Үземә дә берничә тапкыр җиңелчә яраланып госпитальләрдә дәваланырга туры килде. Әниемнең догалары мине саклап калгандыр. Күпме авылдашларым яу кырында башларын салдылар”, - ди ветеран.
Түбәндәге статья Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 60 ел булу уңаеннан Апас районының "Йолдыз" гәҗитендә №65, 17 августта 2005 елда чыкты. Автор:Роза Хәбибуллина, Кече Күккүз башлангыч мәктәбе укытучысы.