1917 елда Татар Мулла авылында туган. 1936 елда,бәхет эзләп, Урта Азия якларына чыгып китә. Бөек Ватан сугышына Үзбәкстаннан алына.
-Өч ай хәрби күнекмәләр узганнан соң, безне поезд белән Сталинград оборонасына озаттылар, дип искә ала Закир ага.-Идельне кичкәндә безнең Батальон төялгән паромны немецлар бомбага тоттылар. Паром батты. Батальондагы 520 кешедән 32 кеше генә исән калды.
... Сугышларда Закир берничә тапкыр яралана, әмма кабат кулына корал алып, сугышка керә. Бәрелешләрнең берсендә аеруча каты яралана. Ул ел ярым төрле госпитальләрдә дәвалана.
1946 елда демобилизацияләнеп авылына кайта. Озак еллар кырчылык бригадиры булып эшли. Хәзер Татар Мулла авылында иң хөрмәтле кешеләрнең берсе.(фотода ул уңнан икенче).
“Ватан өчен !” китабыннан 2005 г.