Фәйзуллина Гүзәл Фәйзрахман кызы 1935 елның 27нчегыйнварында Саба районы Сабабаш авылында туа.Алар гаиләдә дүрт бала тәрбияләнәлэр. Гүзәл әбинең икеабыйсы һәм сеңлесе була.Әтисе Фәйзрахман бабай 1941 елны сугыш башлангач,фронтка китә һәм озакламый яраланып кайта. Шуннан соң аны
умарталыкка эшкә куялар. Һәм алар гаиләләре белән урмангакүченергә мәҗбүр булалар.Гүзәл әбигә бу вакытта алты яшьбула. Ул абыйлары белән умарталыкны караклардан
саклый.Әнисе колхозга йореп эшли.1942 елның җәендә Фәйзрахман бабай кабат сугышка китә һәм шушы китүдән киреәйләнеп кайтмый. Ул хәбәрсез югала, хатлары да килми.
Ә тормыш дәвам итә.Олы абыйсы унике яшьтэн ат җигеп, колхозда эшли башлый.
Аларның узләренең дә сыерлары,тавыклары була. Ашарга сәрдә яфракларыннан аш
пешерәләр, көпшә җыеп ашыйлар. Суны умарталыктагы коедан алалар.
Укырга Сабабашка йориләр. Киемнәрен берсенекен-берсе кияләр. Ул мәктәптә бары
дүрт класс белем ала.Әнисенә урманда агач авып, агач баса. Ул бик озак больницаларда
Гүзәл әбиләр сугыш кырындагыларга да ярдәм итәләр. Бияләйләр, носкилар
бәйлиләр, итне киптереп җибәрәләр.
1945 елны сугыш бетә. Сугыш беткән дигән шатлыклы хәбәрне аларга әниләре алып
кайта. Берәм-берәм курше ирләре кайтып төшә, ә аларның әтиләре генә күренми...
Сугыштан соңгы елларда, Гүзәл әби колхозда эшли. Анда бозаулар карый. 1972 елда
Урта- Нырты авылына килен булып килә. Монда килгәч совхозда амбарда эшләп, лаеклы
ялга чыга. Хәзерге вакытта улы Илнур гаиләсендә тәрбияләнә.