Габдрахманов Габдулхак Габдрахман улы (Абдрахманов Абдулхак Абдрахманович) 1923 елны Өбрә авылында туган. 1942 елның 1-нче маенда Совет Армиясе сафларына үз теләге белән киткән. Ленинградны азат итүдә катнашкан.
Гвардии рядовой Габдрахманов Г.Г. 1943 елның апреленнән 1944 елның июленә кадәр Көнбатыш фронтның 4 гв.танк полкында мотоциклист булып хезмәт иткән.
1944 елның июленнән 1945 елның маена кадәр 3-нче Беларуссия фронтында.
Эстониядә Таллин һәм Хаапсалу шәһәрләрен азат итүдә катнашкан.
1943 елда Курск дугасы сугышында батырлыгы өчен “Батырлык өчен” («За отвагу» №2086508 от 01.1945) медаленә лаек була. Днепропетровск һәм Днепродзержинск шәһәрләрен азат итүдә сугышчан хезмәтләре өчен “Сугыштагы батырлыгы өчен” («За боевые заслуги» №2088273 от 05.1945г.) медале белән бүләкләнгән.
Польшаны азат итүдә, Берлинны алуда катнашкан. “Варшаваны азат итү өчен”, “Берлинны алу өчен” медалләре белән бүләкләшгән.
1947 елның май аенда демобилизацияләнгәннән сөң Өбрә авылына кайтып, колхозның төрле эшләрендә намус белән хезмәт иткән.
2002 нче елның 1нче сентяберендә Габдрахманов Габдулхак Габдрахман улы вафат булды һәм Өбрә авылында җирләнде.