1926 елның 20 маенда Такталачык авылында туа. 1943 елның ноябрендә сугышка китә. Ленинград, 2нче Украина фронтларында сугыша. Җиңү көнен Венгриядә каршылый. 1950 елның сентябрендә кайта. II дәрәҗәдә Ватан сугышы ордены, "Германияне җиңгән өчен" һ.б. медальләр белән бүләкләнә. Ефрейтор.
Нарва һ.б. шәһәрләрне азат итүдә катнашкан өчен Сталин приказы белән рәхмәт белдерелә.
МТСта гараж мөдире, автомеханик, электрчы булып эшли.
Хатыны Мәкнүнә белән өч бала тәрбияләп үстерәләр.