Туган көне, ае, елы :09.08.1940.
Туган җире: Саба районы, Урта Нырты авылы. Яшәү урыны: Саба районы Урта Нырты авылы.
Габдрахманова Гасилә Муллагаян кызы 1940 елның 9 нчы августында ишле гаиләдә
(12 бала) туа. Кечкенә балаларны карау Гасилә апа өстендә була. Шуңа күрә ул укырга да
1 ел соңарып керә. Мәктәптә 5 ел укый. Шуннан соң Гасилә апа урманга эшкә йөри
башлый. Иртәнге 3 тә чыгып китәләр, кичке 5 кә кадәр җәяү йөреп эшлиләр. Шул хезмәте
өчен аларга ипи бирәләр. Ипи бөтен гаиләне туендырырга җитә.
Әниләре көне буе уракта була. Ә бөтен гаиләне туендырып тору Гасилә апа
өстендәбула.
Авылдашы Әсертдин белән гаилә корып өч бала үстерәләр. Бүгенге көндә ике
балалары исән-сау.