1936 елда Бәләкәй Баулы авылында дөньяга килгәнмен. Гаиләдә беренче бала.
1940 елда әтием безне вербовка белән Карелия ягына алып киткән. Шушы елның мартында туган сеңелем дә бар иде. Әтием урман кису эшенэ ялланган булгандыр. Без урнашкан бараклар тирәсендә бик куе урманнар иде. Моннан сугыш үткән булгандыр (1939-1940 елгы фин сугышы), ченки җимерек кирпеч йортлар бар иде.
Кыш чыккач, әтием беркөнне каядыр барырга җыенды. Мине дә үзе белен алды. Бик борчулы иде. Әни елый иде. Карелиядә әни цинга белән авырды. Аяклары шеш иде. Авыртканга елыйдыр, диеп уйладым. Сугыш башланганын белмим бит.
Без әти белэн бик матур урман юлыннан бардык. Юлның ике ягында зур-зур өемнәр буг яткан консерв банкалары курдем.
-Әти, кайтканда икесен алырбыз әле, миңа чиләкләр ясап бирерсең, - дидем. Әти эндәш мэде, кузләре генә яшьләнеп китте. Бу аның хәрби комиссариата повестка алырга баруы булган. Шушыннан соң, әтине 1946 елда гына күрдем.
Икенче көнне әни ашыга-ашыга әйберләрнеә җыештыра башлады. Әтинең яңа сатып алган киез итекләрен стенага кадакка элеп күйды.
-Бәлки, әтиегез моннан үтәр, кереп чыгар, -диде. Мика hәм сеңелемә кечкенэ генә тееннәр тоттырды. Узе аркасына капчык асты, кулына фанер чемодан алды. Без барактан чыкканда, бик куп халык, ашыга-ашыга, бер юнәлештә бара иде. Ниндидер дөпелдәгән тавышлар ишетелә - туплар шартлау иде.
Без зур елга буена барып туктадык. Халык ыгы-зыгы килэ. Яр буенда күз күреме җиткән җирдэ чемоданнар, төеннәр ята. Кем ничек китә ала - көймәме, машинамы - нәрсэ таба ала, теялеп китү ягын карыйлар. Кичкә таба кешеләр азайды. Яр буенда әйберләр күп калды. Аларны алырга рехсәт итмәделәр. Әнинең сөйләве буенча, безне әтинең бер дусты төнлә эзләп табып алып киткән.
Безне пароходларга төяп алып киттеләр. Озак бардык. Шунда мин бер тукталышта параходка кишер төягәннәрен күрдем, якынрак барып бик озак “терәлеп” тордым. Ашыйсым килә иде бирмәсләрме, янәсе. Бирмәделәр...
Менә без Уралда, Березники шәһәрендә, сеңелем белән мине балалар бакчасына урнашты рдылар. Әни заводта эшләде. Тәрбиячебезне “тетя Калина-Полина” дип йөртә идек. Беркөнне миннән нидер сорый бу “Да?” - ди. Мин русча белмим бит. “Да” дип җавап бирдәм. “Ашыйсың киләме?” - дип сорыйдыр димен (һаман шул ашау кайгысы). Ул чәчне кисү турында сорый икән. Чәчне кисеп, матур бантик бәйләделәр, яңа күлмәк кидерделәр. Бөтенебезне бөртөсле киендер делэр (безне язмыш хөкеменә дучар итмичә, кайгыртып торучылар ул чакта да табылган, шөкер)
Авылыбызга кайту юлындагы тагын бер этап - Уфа шәһәре. Анда бер атна кайта алмыйча яттык. Ике яшь бала белән әниебезгә нинди авыр кәннәр булгандыр! Кайтып җиткәч, бабакайларда тора башладык. Уз өебезгә сугыш булган яклардан килгән качакларны урнаштырганнар иде. hәp йорт саен диярлек, өйдәшләр бар иде. Башка милләт кешеләре. Авыл халкы белән бик дустанә яшәделәр, колхозда эшләделәр, авыл кешеләрен төрле эшләргә өйрәттеләр. Челтәр бәйләргә, чигәргә, матур киемнәр тегәргә... Алар русча, без татарча бик әйбәт аңлаштык. Бигрәк тә балалар. Минем дә рус теленә мәхэббәтем шуннан калгандыр инде.
1943 елда мин укырга кердем. Китаплар, дэфтәрләр һәм башка уку әсбаплары юк. Иске китапларның юл араларына язабыз, газеталардан дәфтәрләр тегәбез. Язу карасы - корым. Ул вакытта сугышның ни икәнен аңлый башладык инде. Дошманга, сатлык җаннарга карата нәфрәт хисләре уяна башлады.
Әтидән киткәннән бирле бер хатта алмадык. Яраткан абыемны (әтинең энесе) армиягә ал дылар. Авылда шуны озата барырлык та ир-ат заты калмаган булгандыр инде. Апам белән Бәгел- мәгә озата бардык. Ул 20 яшьлек, мин 6 яшьлек кыз балалар. Юлда бик курыктык, кайтканда тән иде. 8 яшемдә эшкә чыга башладым. Беренче эшем - ат куу. Ашлык сугу машинасын атлар хәрәкәткә китерә. Шуларны куарга дүрт бала беркетелә. Эш авыр түгел, шулай да көн буе түгәрәк буйлап ат артыннан йөрү ялыктыра. Абыемның ярты елдан һәлак булу хәбәре килде (исеме “Хәтер китабында») әти Власов ар- миясенә эләккән, аның да язмышы, меңнәрчә власовчыларныкы кебек, аянычлы булды: плен. Ул 1946 елда кайтты. Тагын бер эш - иген арасыннан әрем йолкырга йөртәләр иде. Көз көне башак җыярга йөрдек. Эшкә чыккан кешеләргә 300-500 грамм он бирәләр. Арыш башаклары аз гына саргая башлагач, бераз урып тарттыралар да, халыкка өләшәләр. Бу яшькелт онның исе бик тәмле иде. Тәме нинди булгандыр, әйбер пешерергэ җитми иде ул, улән ашына кашыклап кына сибешле иде. 1948 елда әтием авырып китте. Октябрьский шәһәрендә баш миенә операция ясадылар. 8 ай урында ятты. Өөбез кечкенә, утырып дәрес әзерләргә дә урын юк. 7 сыйныфта Исергәптә укый
башладым (5-6 сыйныфларны Баулыда укыдым).
Әти эшкэ ярамый. 1 яшьлек энем бар. Әни колхоз эшенә чыга алмый. Минә, бер ай укыгач, укудан туктаттылар. “Колхозда эшләсәң , хезмәт көнең булыр ичмасам”, - диде әни. Ә укырга теләгем бик кәчле иде. Бер кәнне, Баулыга барганда, сабакташым Лена Ибәтованы очраттым.Хәлемне аңлаттым һәм сыйныф җитәкчебез Роза Үтәмишевага әйтергә куштым. Бер-ике көннән Әүхәди абый Зыяров белән Роза апа килеп чыктылар. “Яңа закон буенча яше кергән hәp бала җиде сыйныф белемле булырга тиеш. Законга буйсынмасагыз 75 сум штраф салабыз”, - диделәр. Безнән бәр тиен дә акча юк. Бер ай укырга йөрмәгән идем инде.
«Дөнья бирде кирәкне, еламаска өйрәтте”, - дип язган бит хөрмәтле шагыйребез Хәсән ага Туфан. Мин еламаска өйрәнә алмадым. Елый-елый яшәргә тырыштым.
Яз кене сыйныф җитәкчебез Роза апа авырып китте. Җыелышып хәлен белергэ бардык. Иптәшләрем аякларын салдылар да кереп киттеләр. Мин чабата киндерәләрен чишеп артта калдым. Чабатамны салсам... эче тулы ләм. Шул пычрак аяк белән кереп булмый бит инде. Елый- елый кайттып киттем. Мондыйрак кимсенүләр күп булды инде.
Җиденче сыйныфны бетергәч, Башкортстанның Бәләбәй педагогия көллиятенә укырга кердем. Ан да әти-әниләр рөхсәтеннән башка качып киттем. Җибәрмиләр иде. Шактый гына җырга – моңга осталыгым, сәләтем бар иде. Концертларда җырлаталар иде. Өскә киеп сәхнәгә чыгарлык күлмә гем юк. Тавышым карлыксын да сәхнәгә чыгармасыннар өчен, физкультура дәрәсендә тирләгәннән соң кар ашый идем.
Барысына да сугыш гаепле, аның шаукомы гомер буена “кара сакал” булып ияреп йөрде. Теләкләрнә тормышка ашыру өчен бик куп ихтыяр көче кирэк иде шул.
Бәхеткэ каршы, тирәмдә яхшы кешләр очрап торды. Исергәп мәктәбе укытучылары гомерем буена миңа үрнәк булып, маяк булып тордылар. Узем укытучы булып эшли башлагач та әле, аларның ярдәмен тоеп тордым. 45 яшемдә ирем үлде. Тол калдым.
Нинди авырлыкларга очрасам да, миңа ярдәм кулы сузучылар күп булды. Курше-тирәләрем, иремнең туганнары дурт баламны үстерергә ярдәм иттеләр. Бик дөpec сүзләр. Бәхет бар кешегә дә тигез бирелми шул. Яулап, тырышып алырга кирәк. Гомерем бушка үтмәде. Каһәр суккан сугыш тормышыбызда бик күп киртәләр корса да, безнең буын кешеләре чыныгып, иҗади эшләп, чын патриотлар булып яшәделәр.