Габдрахманова Сәгъдия Әхмәтша кызы 1931 нче елның 20 нче июлендә гаиләдә 11нче бала булып дөньяга килә. Кечкенә вакыты авыр сугыш вакытларына эләккән. Ике абыйсы сугышта катнашып, берсе шунда ятып кала, икенчесе кайткач, суга батып үлә. Ишле гаиләдән булганга ун яшьтән үк фермага каз көтүе көтәргә керә. Сугыш башлануын әтиләре хәбәр итә. Сугышның ни икәнен ачка тилмерә башлагач кына белдек. Укый алмадым шул, кияргә киемем булмады, дип сөйли Сәгъдия әби яшьләрен сөртә-сөртә. Үсә төшкәч, Язлы Арташ фермасына сыер саварга кергән. 1958 нче елда Фәиз абый белән гаилә коралар. Өч бала тәрбиялиләр. Иремнең тормышы, гаиләсе безнекеннән ныгырак иде дип сөйли әби. Хәзерге көндә ире вафат, малае тәрбиясендә Язлы – Арташта гомер кичерә. Сугыш афәтләрен беркемгә дә күрергә язмасын инде дип, дога кыла ул.