Габдуллин Әзһәр Сәмигулла улы 1926 елның 25 сентябрендә Чаллы кантоны Чукмарлы авылында туган. Гаиләдә өченче бала булганга күрә, ул авыл тормышының бөтен авырлыкларын үз җилкәсендә татый. Сарман мәктәбендә укый. Шуннан унҗиде яшенә ул армия сафларына алына. 1943 елны фронтка китә, Бөек Ватан сугышында катнаша. 1945 елда японнар белән сугышта каты яралана, бер ел дәвамында госпитальдә давалана. 1946 елда туган авылына кайта. 1950 елда Минзәлә педагогика училищесында белем ала, соңыннан Сарман район мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. 1965 елда Әзһәр Габидиның “Без – яз дуслары” исемле беренче җыентыгы дөнья күрә һәм аны җитди рәвештә әдәби иҗат эше белән шөгыльләнергә илһамландыра.
Әзһәр Габиди I һәм II дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнгән. Аңа “Халык мәгарифе отличнигы”, “Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исемнәр бирелгән.