ГАБИДУЛЛИН СӘЛИМ МИРХӘЙДӘР УЛЫ

Габидуллин Сәлим Мирхәйдәр улының автобиографик истәлекләреннән:
“ Мин Габидуллин Сәлим Мирхәйдәр улы 1924 елның 15 декабрь аенда Татар АССРы, Кайбыч районы Иске Чәчкаб авылында тудым.  Әтием Габидуллин Мирхәйдәр 1883 елны, гади крестьян гаиләсендә туган. Революциягә кадәр дә, аннан соң да җир эшләре белән шөгыльләнә. 1931 елны колхозга кергәннән соң, соңгы көннәренә кадәр колхозда хезмәт куя. Әнием Габидуллина Фәрхеруй 1888 елны Кайбыч районы Олы Урсак авылында, шулай ук гади крестьян гаиләсендә туган. 
 Абыем Габидуллин Закир Мирхәйдәр улы 1913 елны, Кайбыч районы Иске Чәчкаб авылында туган. 1935 елдан алып 1937 елга кадәр Кызыл армия сафларында хезмәт итә һәм 1937 елдан алып 1941 елга кадәр туган авылында тора. 1941 елның 22 июнендә фашистик  Германия гаскәрләре Советлар Союзына һөҗүм  башлагач фронтка алына һәм эзсез югала. Хәзерге вакыткача аның турында бер нәрсәдә билгеле түгел. 
       Икенче абыем Габидуллин Зиннәтҗан Мирхәйдәр улы 1922 елны Буа районы Иске Чәчкаб авылында туган. 
    1932 елны мин беренче сыйныфка укырга кердем. 5 сыйныф укуны тәмамлаганнан соң “Беренче май” колхозына эшкә урнаштым. 1941 елны Сталин УССРы, Орджоникидзе шәһәрендә урнашкан  ФЗОга укырга алындым. Нәтиҗәдә машинист таныклыгы алып чыктым. Авылга кайтканнан соң 1942 елның 25 апрелендә комиссия карары буенча армия сафларында хезмәт итергә әзер дип табылдым. 
    1942 елның 25 августында Кызыл армия сафларында хезмәт итә башладым, ә 1943 елны мине фронтка җибәрделәр. 18 мартта 12 отряд составында Ленинград фронтына килеп җиттем. Безнең максат Нева елгасы аркылы Ленинградка таба понтон күперләр төзү иде, понтон күперләрне төзү эшен кыска вакыт эчендә башкарып чыгарга кирәк иде. Хәтерлим яз вакыты иде, без күперне төзеп бетердек дигәндә генә, Нева елгасындагы бозлар “кузгалды” һәм күперне бөтенләе белән җимереп ташлады. Иң беренче тапкыр мин шул күперләрне төзегәндә яраландым. Аягым  кинәт өзелеп киткән чылбырга эләгеп суга эстерәп төшеп китте. Шул вакыт янымда булган кешеләрнең ярдәме белән исән калдым. Ул 1943 елның 16 мае иде. 16 майда уң аякка каты җәрәхәт алу нәтиҗәсендә Киров өлкәсе Луза станциясендә урнашкан госпитальгә эләктем. Октябрь аенда савыгып чыкканнан соң формировкага эләгеп 1 нче батальон  975 стрелковая дивизия составында Демидов станциясенә килеп җиттем. Чираттагы “операция” вакытында немец гаскәрләрен эзәрлекләп барганда кинәт шартлаган минаның кыйпылчыгы күкрәк читлеген тишеп керү нәтиҗәсендә, 1944 елның 28 июлендә тагын яраландым. 6 декабрьдә госпитальдән чыккач тагын формулировкага эләктем һәм 1945 елның 3 гыйнварыннан алып 12 декабренә  кадәр Пенза өлкәсе Селикса станциясендә  4 нче Көнбатыш артиллерия полкында булдым. Сугыш тәмамланганнан соң да әле 1947 елның март аена кадәр Белоруссия ССРының Орша шәһәрендә контрразведка поздразделениясендә хезмәт иттем. Шул ук елның март аенда туган якларыма әйләнеп кайттым...”
   Габидуллин Сәлим Мирхәйдәр улы сугыштан исән-сау әйләнеп кайтканнан соң, туган авылында төрле эшләрдә эшли. 
      1948 елны Әминә Сәмигулла кызы белән матур гаилә корып җибәрәләр. Бер-бер артлы биш балалары туа: Фәһимҗан, Фәннур, Фирдүс, Илдүс, Илшат.
     2010 елның 14 февралендә каты  авырудан вафат була. 

 

Прикреплённые изображения: