Мин – сугыш чоры баласы. Нәкъ сугыш башланган көнне - 1941 елның 22 июнендә Брянск өлкәсенең Дятьково шәһәрендә дөньяга килгәнмен.
Иртәнге сәгать дүрттә сугыш башланган. Ә сәгать биштә әтине военкоматка чакырганнар. Бу да тәэсир иткәндерме инде, әнием Һәдия балага авырта башлый һәм аны больницага илтәләр. Әтием сугышка чыгып киткәнче өйгә кайтып, больницада булып китә. “Һәдия, – ди ул, – сугыш озакка сузылыр кебек. Балабызны табуга авылга кайтып кит... Исән булсам, җир астыннан юллар салып булса да, кайтырмын. Тик сугыш тиз генә бетмәс әле. Шушы балабыз сине ташламас, аның белән бергә яшәрсез”. Шундый сүзләр белән әнине юатып ул сугышка китә, шул китүеннән кире әйләнеп кайту аңа насыйп булмый. Мине әнием көндезгә сәгать уникедә таба. Аның белән бертуган апасы Факиянең кызлары Исламия һәм Нурания апалар, вокзалга сугышка китүчеләр арасыннан әтине эзлиләр. “Җизни, кызың туды”, – дип поезд артыннан урман эченнән дә йөгергәннәр.
Кичке якта немец самолетлары безнең шәһәрне дә бомбага тота башлый. Авыруларны – бер, балаларны икенче подвалга төшергәннәр. Больницадан чыккач, әни авылга кайтырга уйлаган. Ләкин, сугыш хәзер бетә ул, анда сине ирең көтмидер бит, дигән үгет-нәсихәтләргә ышанып, кайтуны гел суза килә. Ә сугыш көчәйгәннән-көчәя, шәһәрдә бомбалар ярылу да ешая. Алардан төрле урыннарда яшеренергә туры килә.
Сугышның башлангыч чорында йорт җиһазларын, әйберләрен алып кайту өчен тимер юлдан вагоннар бирелгән. Ә соңга таба алары да булмаган. Немец самолетлары күренүгә, тирә-якларга чыгып, төннәрне төрле авылларда уздырырга туры килә әниләргә. Хуҗалары йокларга яткач, сыер абзарларына кереп, сыерга терәлеп җылынып ятып, икенче көн иртән, хуҗалары йокыдан торганчы чыгып китә торган булганнар.
Шулай азаплана торгач, дүрт ай вакыт үтеп тә киткән. Ашарга юк, халык ач. Кибеттән ипи дә ала алмыйлар. Бервакыт әни мине бишеккә салып чыгып китә. “Балам, исән бул, миңа рәнҗемә”, – ди ул. Чөнки мине күтәреп йөрер чамасы калмый аның. Бер тәүлектән соң ул әйләнеп кайта.
Безнең йорт ике катлы булган. Өскә сакчы куйганнар. Әни сакчыдан немец самолетлары күренсә хәбәр итүен сорап, үзе мине юындыра башлый. Ул арада тирә-як гөрселди, тәрәзә пыялалар ватылып чыңылдый, ишек ачылып китә, әнинең яраткан фикус гөле баскычтан түбән тәгәри. Ерак түгел генә бомба шартлаган икән. Әни мине тиз генә төреп, урамга чыга, һавада бөтерелүче немец самолетларын күреп, әни елап җибәрә. Шулвакыт бер солдат килеп чыга да “Самолетның астында тор, ул аннан күрә алмый, ә кырыйда торсаң ул сине күрәчәк”, – ди. Әтнә егете була ул. Әни аның исемен хәтерли алмады. Ул да, башка солдатлар да әнигә тиз арада Әтнәгә кайтып китәргә кушалар, җәяүле немецларның якынаюын әйтәләр. “Бу сугыш бик көчле, исән кайтып булмас, ахры”, – ди әлеге солдат. Күп вакыт узмый, немец самолетлары листовкалар чәчеп үтәләр. Поезд юлларын ватарга өндиләр алар. Шуннан соң, әниләр моннан китәргә дигән уйга киләләр. Барысы алты гаилә товар поездларына көч-хәл белән “эләгеп”, тимер-томыр өстендә утырып кайталар. Поезд Мәскәүгә кадәр зур тизлектә кайта, аны немец самолетлары куа килә. Тирә-якта, артта бомбалар ярыла. Әниләрнең вагоннарын сакларга (дөресрәге, кыйммәтле запасть частьларны сакларга) солдатлар куялар. Алар арасында әти дә булган. Ләкин әни белән алар бер-берсенең барлыгын белмәгәннәр, югыйсә, әтием мине бер тапкыр булса да күреп калган булыр иде. “Йа Алла!” дип, Арчага килеп төшкәнбез. Анда колхозлардан ашлык алып килеп, печән алып кайта торган булганнар. Аннан безне Габдрахман абый алып кайта. Әни белән мин – Яңа Шашыга, әнинең бертуган апасы алты баласын төяп, Дусымга юнәләләр. Кайта-кайта караңгы төшкән, без кайтып кергәндә авыл йоклаган булган.
Әбиләрнең капка төбенә җитеп, аларга хәбәр иткәч, әнинең килендәше Факия апай чыгып, мине күтәреп өйгә алып кергән. Мине юындырып, әби үзенең ястыгының уртасына салган. Шул ятудан мин өч көн, өч төн йоклаганмын.
Сугыш Брянсктан чигенгәч, без кабат үзебезнең шәһәргә киттек. Факия апалар да, әби дә безнең белән иделәр. Юлда Факия апаның бер баласы үлде. Ә әбинең дүрт улы да сугыш кырында ятып калдылар: минем әтием Зиннәтулла, Ахунҗан, Сибгатулла, Габдулла. Габдулла абый әнигә, әбине ташламавын үтенеп киткән иде. “Җиңги, без кайта алмабыз, әнине ташлама” , – дигән ул. Шәһәргә барып төшкәч, андагы җимереклеккә шаккаталар. Ә безнең йорт калган. Зур бер бүлмәгә өч гаиләне бүлеп урнаштырдылар.
Заводны торгызу өчен әниләр алты ай урман кискәннәр. Тирән чокырлар казып, солдатларны күмгәннәр. Завод эшли башлый. Анда 10-14 яшьлек балалар да эшлиләр. Радиодан сугыш беткәнне хәбәр иткәннәр. Бар да шатланышып көлгән-елмайган, елаган бу көнне. Тол хатынга кая барсаң да бер кояш, күтәрелми күңелләр, диләр бит. Әнием дә мине күтәреп тол калган. Без – балалар, көн саен товарный поезд килгәндә вокзалга менә идек. Солдатлар безгә төрле әйберләр бирәләр иде. Ә менә бервакыт яшь кенә бер абый мине кочаклап бик тә елады. Мин аны әле дә исемә алам.
Балалар бакчалары эшли башлады, без шунда йөрдек. Бакчага мине әбием илтә иде. Әнигә эшеннән Мактау грамоталары бирә иделәр. Матур гына яшәгәндә әби авылга кайтыйк, дип чуала башлады. Әни дә ризалашырга мәҗбүр булды.
Кайтышлый юл буе карап кайттым. Юл буйларында, урман, су кырыйларында ватык танклар, төрле кораллар. Кайткач, әбинең туган авылы Күшәрдә булдык, аның каенсеңлесе Мәликә яшәгән Чишмәле Сапка бардык. Шунда әбием авырта башлады. Әни килеп, арба белән тартып алып кайтты. Дүрт улын сугышта югалту кайгысыннан әбиебез вафат булды.
Укырга кердем. Җиде класс белемне Чембулат мәктәбендә алдым. Сыйныф җитәкчебез Миннекиев Мөкътәс абый миңа “партизанка кызым” дип эндәшә иде.
Әтиләре сугыштан кайтканнарны күреп, минем дә “әти” дип әйтәсе килгән вакытлар күп булды. Иптәш кызым Мәдинә мин барында бик “әти” сүзен әйтмәскә тырыша иде. “Әти” сүзен әйтүчеләрдән мин көнләшә идем. Әтнә мәктәбенә укырга бардым. Әни авыру сәбәпле, миңа мәктәпне ташларга туры килде.
Гомерләр узды... башта фермада, ә 1967нче елдан алып пенсиягә чыкканчы клубта эшләдем. Матур итеп җырлый идем, моңлы көйләрне яратам.
Аерылдык урман юлында,
Җир җиләкле аланда.
Бик ямансу булды миңа,
Бер ялгызым калганда, – җырын әтием белән әниемә багышладым. Әнием гомере буена әтигә тугрылыклы булып калды. “Хәзер кайтса да безгә яңа никах кирәк түгел”, – дия иде ул. Үз гомерләрендә ул да күпне күргән. Әниемнең әнисе – Нәгыймә әби Дусым авылында яшәгән. Бервакыт, әле революция чорларыннан ук, әбием мичкә ипи салып ятканда, Югары Шашының тау башында абыйларын кыйнавы турында әйтәләр. Әби, мескен, оекчан, яулыгын артка бәйләгән көе чыгып та йөгерә. Өч көннән соң гына әйләнеп кайта. Өйдә кечкенә балалар – әни белән апай гына кала, мичтәге ипиләр катып бетә. Котырган кулаклар ике абыйны да тереләй җиргә күмәләр, әбине дә кыйныйлар. Әби көч хәл белән авылга кайтып егыла. Көзге салкын аны да “эләктерә” . Шактый җәфалангач, ул вафат була.
Әни белән апайны Кышлауга икесен ике абыйга илтеп бирәләр. Абыйларның капма-каршы позиция булулары әни белән апайга да “кагылган”. Алар ике айга бер тапкыр гына күрешә алганнар.
Ә әтиемә килсәк, сугышның соңгы елына кадәр сугыша ул. Новосибирскта госпитальдә яткан, госпиталеннән җибәргән хаты – соңгысы була:“Һәдия, ике бармагым йөри башлады... Белмим, авылга кайтарырлармы, сугышка җибәрерләрме...”, – дип язган ул. Сугыш бетәргә аз гына вакыт калгач, үлгән хәбәре килгән. Без авылга кайтып киткәч, әтиләр Дятьковода булганнар. “Өйгә кердем, барлык әйберләр дә урынында, хәтта бала бишеге дә асылынып тора иде – шул бишекне кочаклап еладым”, – дип язган ул бер хатында.
Мин – ата йөзе күрмәгән бала. Әтинең исән хәбәре килсә, нинди хәлдә булса да алып кайтып багасы идем. Әтиле кешеләр бик тә бәхетлеләр. Үз гомеремдә бер тапкыр да “әти” дип әйтә алмадым.