ГАБИТОВ Габдуллаҗан Хәлиулла улы (1919-2012).
1936 елда Юхмачыда механизаторлар курсын тәмамлап,ХТЗ тракторында эшли башлый.
1940 елның башында армия сафларына алына.Украинаның Винница шәһәрендәге хәрби частька килеп урнаша,ике ай дәвамында сугыш һөнәренә өйрәнүләр уза. Аңа фин сугышында катнашырга туры килә.
Фин сугышыннан соң,аларны Бессарабиягә җибәрәләр. Габдуллаҗан Габитов биниһая төз атуы белән дан казана. “Ворошилов укчысы” дип йөртәләр аны.
1941 елның дәһшәтле 22 июне җитә. Фашистларга каршы сугышка керәләр.Август аенда Белая Церковь янында гитлерчылар кулына эләгәләр,аларны Румыниягә лагерьга озаталар.
1944 елның сентябрендә әсирлэр совет гаскәрләре тарафыннан азат ителә. Габдулла ага хәрәкәттәге гаскәрләргә кушылып ,каты сугышларда катнаша һәм шул сугышларның берсендә аягы авыр яралана.Ул өч операция кичереп,тугыз ай госпитальдә дәвалана. Себер юнәлешендә поездда барганда,Җиңү хәбәрен ишетә.
Демобилизацияләнеп кайткач,Түбән Әлки МТСында һәм колхозда механизатор булып эшли.
“Ватан өчен!” китабыннан, 2005 ел.