Гадильшин Мерхаир Гадильша улы.
Гадильшин Мерхаир Гадильша улы 1924 елның 15 апрелендә Казахстан республикасы Актюба областе Ыргыз районының Ыргыз авылында туа. Мерхаирга 3 яшь тулганда әнисе бәби тапканда үлеп китә. Әтиләре 3 елдан яңа әни алып кайта. Семьяда тагын балалар туа. Сугышка кадәр 7 сыйныфны тәмамлый. Ыргыз авылында хисапчы ярдәмчесе булып эшли. 1941 елның җәендэ сугыш башлана, Мерхаир абый җәйләүдә көтү көтә. 18 яше тулгач Актюба (Казахстан) шәһәрендә 1 айлык шоферлар курсында укый. Курсларны бетергәч, кайтуга Оренбург областеның Чкаловск шәһәренә укуларга алып китәләр. 3 ай шунда була, 1942 елда Саратов шәһәренә поезд белән алып китәләр. Бу шәһәргә килгәч Мерхаирда “куриная слепота” төнлә күрмәү чире башлана. 1943 елны шунда каршылый. Сугышлар бик каты була. Көндез һәм төнлә немец самолетлары шәһәрне бомбада тоталар. Сугышның берсендә Мерхаир абый каты яралана һәм аңын югалта. Каты әйбер белән тигәнгә аңына килә. Аның каршында немец солдатлары басып торалар. Шулай итеп 1943 елның июль аенда әсирлеккә төшә. Әсирләрне башта Украинага, аннан Германиягә алып китәләр. Әсирлектә бик авыр эшләрне эшләтәләр, 3 этажлы бинада тоталар.
1945 елның март аенда америка солдатлары аларны пленнан коткара. Әсирдә булган солдатны “колач җәеп” каршы алмыйлар, чөнки Совет солдаты әсирлеккә төшәргә тиеш булмаган. Мерхаир абыйны яңадан “әсирлеккә” алалар. 1945 елның апрель аенда Чиләбе өлкәсе Капийск шәһәренә ябык шахтага алып китәләр. 1950 елда Азнакайдан торф эшләренә кызлар киләләр. Шулар арасында Азнакай районы Үрнәк авылыннан Сабирова Ракига исемле кыз да була. Мерхаир абый Ракига апа белән тормыш корып җибәрәләр. Ул вакытта Мерхаир абыйны ябык шахтадан ачык шахтага күчерәләр. 1951 елның 1 ноябрендә беренче уллары Мидхәт туа. 1953 елда семья Азнакайга кайта. Азнакай Мерхаир абыйга ошый. Азнакай шәһәрендә калып эшкә урнаша. 1953 елдан атаклы буровик Михаил Гринь бригадасында нефть табу өлкәсендә 15 ел эшли. Эшләү дәверендә Мерхаир абый грамоталар, бүләкләргә лаек була.