Гаетов Рәүф (15.04.1917– 24.12.1983) түбәндәгеләрне искә алды: «Мин кадровый солдат буларак, беренче мәртәбә 1941 елның 18 июлендә 102 нче моторлаштырылган девизия составында Смоленск шәһәрендә сугышка кердем. Смоленск өчен һәм шул өлкәгә кергән Кизов, Елена, Сухинич исемле район шәһәрләре өчен сугышларда катнаштым. 1941 елның сентябрендә яраландым, декабрьгә кадәр госпитальдә яттым. 1942 елның мартында, сәламәтләнеп, көньяк-көнбатыш фронтта Болотов өлкәсе Боскаклейка шәһәре өчен барган сугышларда катнаштым. Взвод командиры буларак, шул шәһәрне азат иткәндә күрсәткән инициатива һәм сугышчан бурычны уңышлы үтәгән өчен «Кызыл йолдыз» ордены белән бүләкләндем».