Мин бу деньяга 1941нче елның 20 апрелендә Башкортостан Респу- бликасының Йәрмәкәй районының Тарказы авылында Галимов Котдус Халим улы белән әнием Галимова Фатыйма Сафиулла кызы гаиләсендә икенче бала булып туганмын. Өлкән абыем Әмир сабый чагында ук вафат булу сәбәпле гаиләдә бердәнбер бала булып устем. Әтием 1941 иче елның июль аенда сугышка киткән һәм мин әтиемнән 3 айлык бала булып калганмын. Әниемнең сөйләве буенча, әтиемнеә соңгы хаты Ленинград фронтыннан килгән. Шул соңгы хатында “чолганыштан чыктык, узебезнең солдатлар белән кушылдык” дип язган булган. Шуннан соң башка хат килмәгән. 1942нче елның 6 августында хәрби комиссариаттан “хәбәрсез югалды” дип хәбәр алгач, әнием мине алып туган авылы Яңа Чүтегә, әтисе Сафиулла бабай йортына кайта. Шулай итеп миңа “әти” диеп әйтү насыйп булмады.
Сугышның соңгы елларында җэй башында олы апалар белән бергә Кулбай әрәмәлегенә балтырган ашарга барганым һәм кайтышлый, ач карынга күп итеп балтырган ашаудан эчем авыртканы истә калган. Ә үсә төшкәч, язын хәллерәк кешеләрнең бакчаларыннан кыш чыккан түң бәрәңге эзләп җыеп ашаганнар хәтердә.
1948нче елда үзебезнең авыл мәктәбенә укырга кердем. Ә 1955нче елны 7 классны тәмамлагач, 14 яшемдә туган авылымдагы “Игенче” колхозында эшли башладым: ат белән җир тырмалап, ат косилкасы белән печән чабып йөрдем.
1957нче елның февраль аенда 16 яшем тулар-тулмас колхоздан өлкән ир-атлар белән бергә урман кисәргә Игнашкино авылына җибәрделәр. Без яңадан кайтканда колхозны “Баулы” совхозына кушканнар иде. Халык аз булса да акча ала башлады. Чөнки элек колхозда “таякка” эшләп йөрдек, ягъни, бер трудоденьгә бер таяк сызык куялар һәм шуңа карап ел азагында бераз икмәк бирә торганнар иде. Хәтеремдә әле дә, кыш көне кар казырга барсаң 70-85 тиен акча язалар иде ул вакыттагы акча бәлэн.
1991нче елның 28нче октябрендә күзем авыртып 6 ай Баулыда больницада ятып чыктым. 51 яшемдэ күз күрүе буенча 2нче группа инвалидка әйләндем. 1993-1995нче елларда Уфа шәһәре хастаханәсендә күземә 3 тапкыр операция ясадылар. Шул вакыттан сул күзем күрмәс булды. 2010нчы елның 1 гыйнварында икенче күзем дә күрмәс булган иде. Шул елның 13нче гыйварында Казанда күземә операция ясадылар, һәм ул, Аллага шөкер, уңышлы булды.
Бүгенге көндә туган авылымда тормыш иптәшем белән үз йортыбызда яшәп ятабыз.
2011 нче елның июнендэ Алтын туебызны, гаилә коруыбызга 50 ел тулуны билгеләп үттек. Җиде оныгыбыз, бер оныкчыгыбыз бар. Көн дә аларның һәм барлык туганнарныә исәнлегенә, бәхетенә, әрвахларның рухына багышлап дога кылып, көненә биш тапкыр намаз укып яшим.