Безне сугыш чоры балалары диләр. Мин да 75 яшькэ җитеп, «әткәй» сүзен әйтә алмаганнарның берсе,чөнки әткәй сугышка киткәндә, миңа нибары яшь ярым гына булган. Әбекәйнең секә өстенә урындык куеп, тәрәзәнең өске бүлеменнән карап: «Улымның ишек алдына кергәнен күрми калырмын»-дип карап утырулары истә калган. «Улым, Муллаяным, күзләрем дә сукырайды бит инде сине көтеп», -дигән үзәк өзгеч сузләре дә онытылмый. Ике улының сугыш кырларында ятып калуы хәсрәтеннән аның акылы да зәгыйфьләйнде.
Мин мәктәпкә 1946 елны укырга кердем. Миңа әле 7 яшьтә тулмаган иде. Шуңа күрә мине мәктәпкә чакыручы булмады. Урамдагы бергә уйнап үскән кызларның барысы да мәктәпкә киткәч, мин, кая барырга белмичә, мәктәпкә киттем. Китап-дәфтәр дә, кием- салым да юк. Укытучы апа бик мәрхәмәтле булып чыкты. Класслар кысан булуга карамастан, Рәшидә апа: «Әйдә, утырсын, яше җитмәгәч, тиз туяр да, кайтып китәр,» - дип, җңтәкләп класска алып керде. И, ул Рәшидә апаның сөйләүләреннән туярлыкмы соң?! Ягымлы тавыш, җылы караш, җитмәсә, бик матур (гәрчә ул шадра ҺӘМ бер күзе зәгыйфь булса да)!
Күпме генә авырлыклар кәреп уссәм дә, укуга дәртем бик көчле булды минем. Туган авылымда 8 класс белем алгач, Бәләбәй педагогия училищесын тәмамладым. 1957 елда педагогик эшчәнлегемне Башкортстанның Чишме районында пионервожатый булып башладым. Ә 1959 елда Исергәп авылына кайтып, озак еллар рус теле һәм әдәбияты укыттым. Алабуга педагогия институтын читтән торып тәмамлагач, 1968 елда - Исергәп мәктәбенең завучы, ә 1983 елда директоры булдым. Әлеге вазифада 1994 елга кадәр эшләдем. Хезмәттәге уңышларым өчен күп кенэ хөкүмәт грамоталарына һәм СССР һәм РСФСРның халык мәгарифе отличнигы исеменә лаек булдым.