Туган көне, ае ,елы: 25 11 1944
Туган урыны: Кукмара районы Төркәш авылы.Яшәү урыны: Саба районы Олы Нырты авылы.
Галимова Шәргыя Сәгыйть кызы 1944 елның 25 ноябрендә Кукмара районы Төркәш авылында туа. Әтисе сугышта каты яраланып кайта.Терелгәч амбарда эшли. – Без әби белән 2 бала үстек.-дип искә ала Шәргыя апа. Мәктәптә укыган чорда,басудан башак җыялар,көлтәләр бәйлиләр. 9 класс тәмамлагач, фермага эшкә керә. Аннан соң Төркәш пунктында санитарка булып эшли. Олы Нырты егете Гаптелбәргә тормышка чыгып, ике бала үстерәләр.