Галиуллина Гөлзифа 1930 елның 13 февралендә Галиулла абзый белән Мәмдуха апа гаиләсендә өченче бала булып дөньга килгән.Әнисе 1896 елгы,ә әтисе аннан да олырак булган. Өч балалары-Бибисылу, Ташмөхәммәт һәм Гөлзифа булган. Шушы вакытларда колхозлашу чоры башланган. Ләкин үзенең аты,сыеры булган Галиулла абзыйның колхозга керәсе килмәгән. Үзләре теләп колхозга кермәгәч, аларның бөтен эйберләрен алып чыгып бетергәннәр. Башта атны,сыерны,табак-савытларга кадәр талап бетергәннәр. Озакламый әтиләре Галиулла абзый да үлеп киткән. Әниләре, Мәмдуха апа сөяк чире белән авырткан, кулларына бер әйбер тота алмаган. Шулай итеп,15 яшьлек Бибисылу, 12 яшьлек Ташмөхәммәт, 10 яшьлек Гөлзифа ярым ятим калалар. Бөтен тормыш авырлыгы шушы балалар җилкәсенә төшә.
Бөек Ватан сугышы башланганда, Гөлзифага 11 яшь була. Яшь булуга карамастан, аны Шәмәрдәнгә торф чыгарырга җибәрәләр. Җор телле, шаян Гөлзифа бу сынауны да яхшы гына үтәп кайта. Ул үзе чыгарып,я булмаса кешедән ишеткән төрле хәлләрне мәзәк итеп сөйләп кешеләрнең күңелен күтәрә, шигырьләр чыгара, ләкин чыгара да, сөйли, язып бармагач, онытыла да бара. Гөлзифа булган җирдә, һәрвакыт “җылылык” хөкем сөрә. Ул гел уен-көлке белән кешеләрнең кәефен күтәрә. Авылга тракторлар кайткач, плугарь, артель ачылгач –тегүче булып та эшли. Сугыш вакытында,сугыштан соңгы елларда да ул гел эштә булган. Көндез колхоз эшендә булса, кичләрен солдатларга дип, оекбаш-бияләй бәйли. Җиңүгә үзенең лаеклы өлешен кертә. 1952 елда Урта Саба кешесенә кияүгә чыга, ләкин тормышы барып чыкмый, кире кайта. 1955 елда Казан шәһәренә юл тота. Анда СМУ-22 Казан-Энергострой заводына бетонщица булып эшкә керә. Монда 14 ел эшли. Бик күп мактау грамоталары белән бүләкләнә, квартира бирәләр. Авылдагы абыйсының һәм апасының балаларына гел булышып яши.Якыннары аның кайтканын сагынып көтеп ала. 1969 елдан пенсиягә чыкканчы Казан СМУ-2 КазанТрестхимстрой заводында маляр булып эшли.
Хәзерге вакытта Гөлзифа Галиулла кызына 86 яшь. Ул туганы Ташмөхәммәт кызы Миңненур тәрбиясендә Саба районы Сатыш авылында яши.
Гөлзифа апа турында истәлекләрне Саба гимназиясенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Шафигуллина Рәсимә Мөхәррәмовна язып алды. 11 апрель, 2016 ел.