Баулы районы Кәрәкәшле авылында ярлы крестьян семьясында туган.
Сугышка кадәр колхозда бригадир, ферма мөдире булып эшләгән.
1941 нче елда Ватанны сакларга китә һәм I Украина фронтында хәрәкәттәге армиядә сугыша.
Ростов шәһәрен фашист илбасарлардан азат итүдәге батырлыгы өчен “Освобождение Ростова” медале һәм юбилей медальләре белән бүләкләнә.
Ватан сугышы тәмамлангач, туган авылына кайта һәм озак еллар бригадир булып эшли.