Гарифуллин Әсгать Хәйрулла улы 1924 елның 13 апрелендә Яхшыбай авылында туган. 1931-1934 елларда Яхшыбай башлангыч, 1934-1938 елларда Иске Кәшер җидееллык, 1938-1941 елларда Иске Минзәләбаш урта мәктәбендә белем ала. 1941 елда Донбасста шахтада эшли. 1941 – 1942 елларда Янурыс мәктәбендә укыта. 1942-1945 елларда Совет Армиясендә хезмәт итә, Бөек Ватан сугышында катнаша, 1943 елның 15 сентябрендә авыр яраланып 2 ел буена госпитальдә гипсланган килеш ята. 1945-1949 Мортыштамак җидееллык мәктәбендә укыта. 1949-1954 елларда Түбән Ләшәү, Сарайлы, Илексаз, Ләке, Югары Чыршылы мәктәпләрендә директор була. 1954-1979 елларда Иске Кәшер урта мәктәбендә тарих укытучысы һәм мәктәп директоры урынбасары. Күп еллар партия оешмасы секретаре булып эшли. Читтән торып Алабуга укытучылар әзерләү институтын, Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлый. Халык мәгарифе отличнигы. 2012 елда вафат.