Сугыш… Ишетүгә үк җанны өшетүче, йөрәкне калтыратучы бу сүз үз эченә күпме фаҗига сыйдырган. Төзелмәгән гаиләләр, тумаган балалар, кайтмаган ирләр, тол калган хатыннар, ятим калган балалар язмышы – шушы бер сүзгә сыйган. Минем каршымда шул чорның афәтләрен үз йөрәге аша үткәргән энием - Гатауллина Назилә Галиәкбәр кызы. Мин аңа карыйм да сокланып куям, эчемнән генә горурланам.Авыр, бик авыр аңа җан яраларын кузгатып сугыш еллары турында сөйләү. Чөнки балалык чорын тоймыйча да, җиң сызганып, өлкәннәр башкара торган эшкә җигелгән бит алар.
Әнием Гатауллина (Әкбәрова) Назилә Галиәкбәр кызының да язмышы башка яшьтәшләреннән әллә ни аерылмый. Ул 1932 нче елның 7 нче февралендә районыбызның иң гүзәл авылы - Олыязда гади колхозчы гаиләсендә олы бала булып дөньяга килә. Сугыш башланганда аңа нибары 8 яшь була. Тик шулай да сугышның ничек башланганынбик яхшы хәтерли “Тормышлар авыр иде без үскәндә, ашарга, кияргә булмады. Әтием заготзернода эшли иде. Авырлыкларга карамастан ул чор кешеләре күңелле ял итәргә дә вакыт тапты. Көндәлек хезмәттән бушаган арада торле бәйрәмнәр,кызыклы уеннар белән үз күңелләрен үзләре күрделәр. Яшьләр кичләрен җыелып биеп, җырлап күңел ачалар иде, ә без аларны читтән генә күзәтә идек. Гадәттәгечә ул көнне дә болында кызлар, егетләр бик күп иде. Яшьләрнен шат авазын, уен көлкене атка атланып килгән авылның Мәхмүт атлы кешесенең сугыш дигән сүзе булде. Алар җыелып авылга кайтып киттеләр. Озак та тормады минем әтине дә военкоматка чакырдылар. Авылыбызның Кәнәфи, Әхәт исемле кешеләре белән әти дә атлар белән Шәмәрдән авылына менеп киттеләр. Аларны озатырга дип әни белән мин дә мендем. Әтиләрне вагоннарга тоягәннәр иде. Әни өзгәләнеп вагон саен әтине эзләде һәм эзләп тапты. Әни чуен белән аш алып менгән иде, вагондагы авылдашларга аш ашаттык. Әти һаман: “Карчык борчылма,15 көннән кайтарырлар безне,” - диде. Әнием 3 бала белән этине фронтка озатып калды. Шул саубуллашып киткәннән соң әтинең хаты да, хәбәре дә килмәде. Ә тормыш дәвам итә. Әнигә балаларын аякка бастырырга кирәк. Тормышның авыр йөген үзе генә тартса да, балаларына кеше итәргә тырышты әнием. Күпме йокысыз төннәр үткәргәнен, күпме күз яше түгелгәнен ул үзе генә белгәндер. Җитмәсә, 1 баласы вафат булды. Ничек кенә авыр булса да түзде энием. Сугыш еллары булса да энием мина 2 класс белем алдырды. Тик шуннан сон соң инде уку насыйп булмады. Башта ындырда эшлдем, аннары атлы молотилкада ашлык суктык. 15-20 көн буе басудан кайтмыйча эшлэдек. Төннәрен генә эскерттә әзрәк ял итеп ала торган идек, аннары мине председатель Кәбир абый сарык фермасына эшкэ чакырды. Усә төшкәч безне Балык Бистәсе ягына урман кисәргә җибәрделәр. Җәяүләп бара идек, яшьлек белән арылмагандыр да. Аена 10 штабель сала идек, ә аңа 70 тиен акча бирәләр иде. Шул акчаны алгач сөенеп баллы чәй ала идек. Ул чәй әз булгандыр инде, туйганчы эч идең шушы чәйне дип елый идек”
Тормышнын һәр мизгелен, һәр минутын күз алдыннан үткәреп, үткәннәрне искә төшереп алу өчен әнием әкрен генә гомер йомгагын сүтә, хәтирәләре белән уртаклаша.Җиңү көне бик күпләр шикелле үк аның күнелендә мәңге онытылмаслык көн булып истә кала.
“Без бакча башында кызлар белән уйный идек. Шулчак авылдашыбыз Хәдичә апанын “Сугыш беткән, сугыш беткән!”,- дип кычкырганын ишеттек. Барыбыз да куандык, әтиләр кайта, әтиләр кайта дип урамга йөгердек. Бар кеше дә куана, сөенә һәм шатлыгыннан елый иде. Ә безнең әти сугыштан кайтмады, әни һаман да әтине көтте. Кичлэрен:
Көтәм әле, көтәм әле,
Көтәм эле үлгәнче.
Военкомат өстәленнән
Извещение килгәнче,- дип җырлый иде.
Ә мин һаман балачактагыдай әтием кайтыр, мине танымыйча үтеп китәр, очрашмый калырмын дип уйлап яшим”
Сугыш тәмамланганнан соң кайбер авылдашлар исән – имин кайталар. Ирләре, уллары кайткан гаиләләр әзме-күпме җиңеллек кичергәннәр. Ә әниемнәр гаиләсенә авырлыкны үз җилкәләрендә тартырга туры килгән. Гаиләдә ин олы бала булганга, барлык эшләр дә әнием җилкәсенә төшә: әнисенә ияреп утын әзерләү, печән чабу, гаиләне туйдыру өчен, басуда калган черек бәрәңгеләр җыю дисенме?!
“Басудан черек бәрәңге җыярга чыга торган идек. Әни шул бәрәңгене пешереп безгә ашата торган иде. Ярый әле басуларда төрле-төрле үләннәр бар иде, шулар ачлыктан саклап калды. Алга таба басуда да ашарга яраклы үләннәр кими башлады”... дип, янә үткәнгә кайта әнием
Сизелмигомер ага да ага. Әнием Назилә хәтеренең ин нечкә кылларына чиртә, хәтирәләрен барлый горурланырлык и чаларнын үткәне?! Э Мәхәббәт? Бәләкәйгенә буйлы, җортелле әнием үзенең мәхәббәтен - авылның югары оч егетеәтием Минзарифны таба. Әтием дә төшеп калганнардан булмый, бик тә чибәр, үткен, чая, өздереп гармунда уйнаучы егетбула. Бер-берсе белән танышып, аралашып йөргәннәнсоң, сөюгә уралган гаилә учагын корып җибәрәләр.
Ә язмыш үзенекен итә.Әтиемне 3 елга хәрби хезмәткә алалар.Әнием нэни кызы белән этиемне зарыгып көтеп алалар. Әтием Гатауллин Минзариф бик яхшы балта остасы алдынгы комбайнер,оста гармунчы , үрнәк гаилә башлыгы иде.Алар 5 кыз,5 малай үстерәләр.
“Минзарифым бик ярдәмчел, ачык йөзле кеше иде. Бәлки шул сыйфатлары өчен яратканмындыр инде мин аны, -дип яратып искә ала әнием Искә ала диюем юкка түгел, әтием бүгенге көндә мәрхүм инде, авыр туфрагы җиңел булсын.
84 яшен тутыруга карамастан, сәламәт акыл белән, яшьләр кебек җитез хәрәкәтле йөри әниебез. Тормыш иткәндә ачысын-төчесен күп күргән әнием әле картаерга ашыкмый. Хуҗалыкта булган вак-төяк эшләрне эшләп, ярдәм итеп тора. Әле ул мәдәният йортында үткән кичәләрдә дә актив катнаша.
Әнием Гатауллина Назилә Галиәкбәр кызының да хезмәтләре эзсез югалмады. Күп санлы мактау кәгазҗләре шул хакта сөйли, ә алар арасында иң кадерлесе мөгаен “Герой ана” медале.
Әнием үзенең балаларын бик ярата, аларны кадерләп көтеп ала. Ул кешедә иң әһәмиятлесе һәм кирәкле булган кешелеклелек, ярдәм кулы суза белү кебек сыйфатларга ия, шуңа күрә аны барысы да ярата, үз итә. Менә шундый кеше ул безнең – әниебез. И, Раббым, газиз кешебезгә гомер һәм сәламәтлек бирсәнә, дип телим мин бөтен балалары, оныклары исеменнән. Әниебез рәхмәт сиңа күрсәткән яхшылыкларың өчен, рәхмәт сиңа булганың өчен.
Күпме бәла-каза китергән, кеше гомерен өзгән, кайгылы хәбәрләр китергән бу афәтле, дәһшәтле канкойгыч сугышны безгә онытырга ярамый. Шулай ук, сугыш һәм тыл ветераннарында. Без алар алдында шушы яхшы, тыныч, тату, бәхетле тормышта яшәвебез өчен бурычлы.
Хафизова Фирүзә
Саба районы Олыяз авылы