Гайфуллин Нәгыймулла Гариф улы 1923 елда Иске Абдул авылында туган. 1942 елда сугышка алына. 1943 елның июненә кадәр Красноярскийда кече командирлар мәктәбендә укый. Сержант булып Мәскәу өлкәсендәге 9 нчы армия сафына жибәрелә. 1943 елның ноябрендә Киевны азат итү өчен десант итеп төшерелә. Операция уңышлы үтәлгән өчен 15 ноябрьда ял бирәләр. 1944 елның маена кадәр тагын өйрәнү эшенә җибәрелә. 1944 елның июнь башларында Карело-Фин фронтының Лодейное поле участогына, 3 ел оборонада торган фронтка җибәрәләр. Монда ул яралана. 4 августка кадәр наступлениедә катнашып, Маннергейм линиясенә кадәр баралар. 4 августка Финляндия капитуляцияли. Белоруссиянең азат ителгән Орша шәһәренә өйрәнүләргә җибәрелә. 1945 елның январь аенда Будапешт юнәлеше белән Венгриянең Монор шәһәренә җибәрелә. Будапешт шәһәре азат ителгәч, Австриянең Вена шәһәре юнәлешенә таба хәрәкәт итүче 3 нче Украина фронтын тулыландыруга җибәрелә. Миномёт взводының командир ярдәмчесе итеп билгеләнә. 20 мартка кадәр шул армия частьлары составында сугышларда катнашып, яралана, 6 ай хәрәкәтсез ята. Терелгәч, Одесса хәрби округы частьларына кайтып, хезмәтен дәвам итә. 1948 елның 20 мартында хәрби хезмәттән азат ителә. «За победу над Германией», «30 лет Советской Армии» һәм ике тапкыр «За отвагу» медальләре белән бүләкләнә.