Иген игеп тыныч кына тормыш җирләреннән аерылып, сугышның беренче көннәреннән үк кулына корал тотып Ватаныбызны сакларга китүче якташларыбызның берсе 1912 елда Базарлы Матакта туган Григорий Герасимов.
Ленинграл өчен каты сугышлар көне-төне тынып тормый. Кыска сроклы хәрби өйрәнүләр узган Григорий Дмитриевич дошман белән тәүге кабат шунда очраша.
Тарихта үз эзен калдырган Сталинград шәһәре өчен хәлиткеч сугышта да үз- үзен аямыйча дошманга каршы көрәшә Григорий Герасимов. 1943 елның 13 январенда көч ягыннан күпкә өстен дошман Гришаны каты яралый. Биш ай буе госпитальдә дәваланса да, ул инде корал тотып сугыша алмаслык икенче төркем инвалид булып кала. Җинү көнен дә аңа туган авылында каршыларга туры килә.
Сугышта сәламәтлеген югалтса да, Григорий Дмитриевич баштанаяк колхоз эшенә чума.
«Андреев» исемендәге колхозда председатель булып эшли, ферма мөдире, бригадир вазифаларын башкара. Һәр кайда гына эшләсә дә, сынатмый. «II Дәрәҗә Ватан сугышы» ордены һәм «Хезмәт ветераны» ордены белән бүләкләнә.
Картайгач, Григорий Дмитриевич кызы һәм оныгы белән Базарлы Матакта яши.