Гыймадиев Ризван Гыймади улы 1921 елда Сая авылында туган. Немец фашистлары безнең туган илгә явызларча һөҗүм башлагач, 1941 елның 15 июлендә аларга каршы сугышка китә. Герой Ленинград шәһәрен саклауда катнаша. Курск дугасында батырларча сугышкан өчен “Сугышчан хезмәтләре өчен” медале белән бүләкләнә. Бу сугышта контузия ала. Сәламәтләнгәннән соң Белоруссияне, Польшаны азат итүдә катнаша.
1944 елда Польша коридорында сугышканда “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнә. Бу сугышта да бер аягы яралана.
1945 елның февралендә Кенинсберг шәһәрен алганда янадан яралана. Армия сафларыннан 1946 елның декаберендә туган авылына кайта һәм колхозның төрле тармакларында балта остасы һәм бригадир булып эшли.
1972 елда Әлдермеш мәктәбенең«Эзтабарлар» азып алган мәгълүматлардан