Гыйззатуллин Габделхак Гыйззатулла улы 1899 елда Әлдермеш авылында туып үсә. Колхозга керә һәм төрле эшләрдә тырышып эшли. 1941 елның 2 нояберендә сугышка китә. Мәскәү, Рязань шәһәрләрен саклау өчен ныгытмалар коруда катнаша. Аннан соң танкка каршы сугыш өчен артиллерия полкында артиллерист булып сугыша. Кавказда Ордженекидзене, Кубань җирен, Ростов, Мариуполь шәһәрләрен азат итүдә катнаша. Севастополь, Одесса буйларында сугыша. Молдавиядә, Румыниядә, Болгариядә, Югославиядә, Белград өчен Венгриядә, Будапешт, Балатон күле янында батырларча сугыша. Австрия җирендә Граце шәһәре янында сугышканда Бөек Ватан сугышы бетә. Мариопольне азат иткәндә ярялана.
1943 елның маенда Мариополь өчен “Батырлык өчен”, 1944 елны апрель аенда Болгариядәге сугыш өчен, 1944 елны Югославиядәге сугыш өчен “Батырлык өчен” медальләре белән бүләкләнә.
Сугыш беткәннән соң туган авылына кайтып колхозда эшне дәвам итә.
1972 елда Әлдермеш мәктәбенең «Эзтабарлар» азып алган мәгълүматлардан.
Язып алды Фатыхова Н. 1972 ел.