Туган елы: 2 февраль 1935 ел. Кукмара районы, Ятнас-Дусай авылында туган.Белеме: 4 класс.Сугыш башланганда, Хәнифә апага 6 яшь, сугыш беткәндә 10яшь була. 1941 елны әтисе Исрафилов Исмагил сугышка китә.Артиллерист булып хезмәт итә, ике елдан соң сугыш кырында вафатбула. Хәнифә апа башка балалар белән сугыш вакытында уракчыларартыннан калган башак җыйганнар. Көн саен, укудан соң барып, берчилэк җыя торган булганнар. Сугыш башланганда 3 яшьлек энесе Васил һәм 20 көнлек сеңлесе Фирдәүсә кала. Ул авыру була. Хәнифәапа аны бик нык караша, тәрбияли. Әнисенә шуларны караша,колхозда төрле эштә булыша. Ундүрт яшендә пункта санитаркабулып эшли башлый. Сугыш беткәнен Завод-Нырты авылын узганда ишетә. Ныртыга әбисенә төшкән була. Әбисе аны озатып барганда, Завод-Нырты авылында кешеләр җыелышканнар: кемнәр җырлый, кайсысы җылый, “Ура!” дип кычкыралар, бүрекләрен һавага ыргытканнар. Шулай итеп, алар сугышның тәмамланган дигән хәбәренә сөенешкәннәр. Хәнифә апа лаеклы ялга чыкканчы, озак еллар фермада, столовойда пешекче булып эшли. Эштэн курыкмый, җиренә җиткереп эшли. Үзенең гомер юлын Гомәров Накип белән бәйләп 5 бала үстерәләр. Хәзерге көндә аларның 12
оныклары, 2 оныкчасы бар. Авыр, киртәле тормыш юлы узса да, Хәнифә апа зарланмый. Һәрбер туган көнгә сөенеп, сугышлар булмасын дип, шөкер кылып яши