1926 елның 22 июлендә Актаныш районының иске Богады авылында дөньяга килә.
17 яшьлек егет 1943 елның 7 ноябрендә сугышка алына. Көнчыгыш фронтта сугыша. Рядовой Гаффан Бөек Җиңүне Ерак Көнчыгышта каршылый. Бу вакытта ул 183 нче укчылар полкында сугыша. 1950 елның август аенда туган җиренә кайта. II дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә ул.
Сугыштан кайткач колхозда комбайнчы булып эшли. 1984-1986 елларда колхозда терлекче хезмәтен башкарып дуңгызлар карый, шуннан лаеклы ялга да чыга. Куйган тырышлыклары өчен "Хезмәт ветераны", "СССР халык хуҗалыгының үсешендә ирешкән уңышлары өчен" алтын медальләре белән бүләкләнә.
1955 елның октябрь аенда Ахун авылы кызы Әмирханова Әзхәрия Әмирхан кызына өйләнеп тормыш кора. 7 бала тәрбияләп үстерәләр. Иң элек 10 ел Чиялектә яшиләр. Ул авыл бетерелгәч, Михайловкага күченәләр.