Гәрәев Галиәхмәт Галләм улы 1916 елда Сарман районы Каташ-Каран авылында туган. 1936 елда Кызыл Армиягә алына. Ул кайтасы елны сугыш башлана. Пулеметчы Гали абый берничә тапкыр яралана. 1943 елда Сталинградны азат иткәндә күрсәткән батырлыклары өчен 1 дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә.
1944 елны, каты яраланып, дошман кулына әсирлеккә эләгә. Безнең гаскәрләр азат итеп, күп тикшерүләрдән соң гына, 1946 елда туган авылына кайта. Гомеренең соңгы көннәренә чаклы Иске Кәшер урта мәктәбендә физика укыта. 1956 елда 3 дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә. Дистәләгән медальләре бар.