Гәрәев Хәйдәр Шакир улы
Гәрәев Хәйдәр Шакир улы 1921 елның 7 декабрендә Илмәт авылында туган. Илмәт башлангыч мәктәбендә дүрт ел укып, Юрашта җиде сыйныфны, Морт урта мәктәбендә 10 сыйныф тәмамлап, Салауч авылында укытучы булып эшли.
Ул 1939 елда Совет Армиясе сафларында чакырыла. Фин сугышында һәм Бөек Ватан сугышында катнашып, 1946 елда туган авылына кайта. Аның күкрәген Кызыл Йолдыз ордены һәм дистәләгән медальләр бизи.
Сугыштан соң Хәйдәр Шакир улы Морт районы партия комитетытың пропаганда бүлегендә эшли, аннан ике еллык партия мәктәбен тәмамлый. Морт районы беткәч, Мортта колхоз рәисе булып эшли.
Ул 1965 елдан Алабуга шәһәр Советында, аннан май заводы диреторы һәм башка җаваплы эшләрдә эшли. Тормыш иптәше Мөнирә белән ике ул, бер кыз үстерәләр.
Хәйдәр Шакир улы Гәрәев 1997 елның 1 гыйнварында вафат була. Хәйдәр Шакир улы гадел хезмәте белән үзенә мәңгелек ихтирам казана.
Материал подготовлен по книге Д.Каюмовой “Навечно в памяти народной”,2000 год