Гәрәев Ислам Гәрәй улы 1906 елда Уфа губерниясе Минзәлә өязе Сарман авылында туган. Кызыл Армия сафларында 1934 елдан, кадырлы офицер. Бөек Ватан сугышында 1 укчы батальонының, 96 нчы укчы дивизиясенең 350 нче укчы полкында батальон командиры булып хезмәт итә, дәрәҗәсе майор. Сугышның беренче көненнән, ягъни 21.06. 1941-1942 елларда Көнбатыш, 1943 елда Дала, 1943 елда Үзәк һәм Белоруссия фронтларында хезмәт итә. Яу кырларында курсәткән батырлыклары өчен Кызыл Байрак, Кызыл Йолдыз, III дәрәҗә Кутузов, I һәм II дәрәҗә Ватан сугышы орденнары һәм хөкүмәтебезнең башка сугышчан бүләкләре белән бәяләнә. 1945 елның 27 гыйнварендә һәлак була. Калиниград өлкәсенең липштадойс өязе, Кенигсберг воеводалагының Петенелдорф авылы янына күмелә.
Ислам Гәрәев көндәлегеннән:
1944 ел, 2 июнь. Госпитальдән чыгаруларын һәм фронтка җибәрүләрен берничә тапкыр үтенгәч, ниһаять, полковник Фатих Булатов дивизиясенә җибәрделәр. Мин подполковник Манцуров полкында батальон командиры булып килдем.
1944 ел, 8 июль. Слоним шәһәрен алдык. Соңгы 11 көн эчендә безнең дивизия дошманны куып 300 чакрым юл үтте. Моннан 15 ел элек үзем хезмәт иткән Полоцк шәһәрен азат иттек.
1944 ел, 1 декабрь. Туган якларга кайтып килергә 15 көн ял бирделәр.
1945 ел, 22 гыйнвар. Дошманның оборона сызыгын өздек. Безнең полк командирыбыз һәлак булды. Аның урынына Колегов килде.
Дивизия командиры генерал-майор Фатих Булатовның Ислам Гәрәевнең хатыны Мөслимәгә җибәргән хатыннан:
“ ... Иптәш Абдюшева-Гәрәева! Сезнең семьягызга килгән олы кайгыны уртаклашам. Үзегезне горур тотыгыз, күз яше түкмәгез. Сезнең ирегез – Ислам Гәрәевнең батырлыгын халкыбыз онытмас. Аның батальонны дививзиядә иң алдынгылардан исәпләнә иде. Бу батальон дошман оборонасын һәр участокта беренче булып өзде, фашист “тигр”лары һәм “фердинанд”ларының уннарча атакасын кире кайтарды. Мин сезгә Исламның соңгы көне турында язып үтәм. Германия фашизмның иң көчле ныгытмасы һәм таянычы булган Көнчыгыш Пруссиядә 1945 елның 26 гыйнваренда каты сугышлар башланып китте. Дошман, капкынга эләккән ерткыч кебек ярсып, чолганыштан ычкынырга маташты. Ул Ислам җитәкчелегендәге батальон участогына ике мең солдат,күп санда танк, үзйөрешле туплар җибәрде. Батальон сугышчылары аларга каршы аяусыз көрәш алып бардылар. Ләкин дошман ягында көч берничә тапкыр күбрәк иде. Ул батальонны кысрыклый башлады. Аның сугышчылары арысландай көрәштеләр, бик күп гитлерчыларны юк иттеләр. Бу бәрелештә Ислам үзе аеруча баһадирлык күрсәтте. Ул киеренке бәрелешнең пульсын җаны-тәне белән тоеп эш итте. Сугышның хәлиткеч минутында Исламның чакыру сүзләре яу кыры буйлап яңгырый.
“Коммунистлар! Минем арттан – алга!” Сугышчылар утлы өермә булып комбат артыннан күтәрелделәр.
Бу вакыйгада катнашучы танылган снайпер, өлкән лейтенант Калганов миңа менә нәрсәләр сөйләде:
- Үз күзләрем белән күрдем, менә безнең комбат башкалардан артка кала башлады, аннары бөтенләй туктап калды. Ул бик каты яраланган иде. Санитарлар йөгереп килде, ә Ислам һаман сугышчыларны әйди:
- - Алга, бөркетләр, алга!
- Үлем безнең арадан яхшы командирны алып китте.
Мөслимә” артык борчылмагыз. Без сезнең белән. Без Ислам өчен үч алырбыз. Канга – кан, тормышка – тормыш!
Сәлам белән генерал-майор Фатих Булатов.