Варис ага Гыйбаев истәлекләреннән :“Сугыш вакытында иң мөһиме – элемтә. Элемтә урнаштыру өчен без һәрвакыт төнлә хәрәкәт итә идек. Бервакыт көньяк – көнбагыш юнәлешкә урнашкан батальон белән элемтә өзелде. Нишләргә? Көндез хәрәкәт итү, дошман тылына үтеп керү мөмкин түгел. Өстәвенә яңгыр сибәләп тора. Полковник Тихомиров җитәкчелегендә минем белән бергә ике элемтәче, караңгы төннән файдаланып, блга чыктык. Ара-тирә атышканкан тавышлар ишетелгәли. Элемтә чыбыгының өзелгән урыны табарга. Тиз дә хәрәкәт итәргә, ныклы игътибарлы булу да кирәк. Чыбык буйлап дошман урнашкан территориягә килеп кердек. Алда тирән, зур чокыр. Чыбык шунда алып килде. Нәкъ элемтәнең өзелгән урыны. Монда яңгыр да шактый гына явып үткән. Акрын гына чокырга төштек, полковник Тихомиров, караңгы төн булуына карамастан, тирә-юньне күзәтә, тыйлый. Чыбыкны ялгап, өскә күтәрелдек. Бездән 15 адым чамасы ары кара зур өем формасындагы әйбер. Бу фашистларның сафтан чыккан “Тигр” танкы. Аның эчендә кереп, үзебезнең взвод белән элемтәгә кердек. Инде танк эченнән чыгып кайту ягына юл алам дигәндә генә, атыш тавышлары башлады. Прожектор яктылыгы безнең тирәне яктырта. Димәк, фашистлар сизеп алганнар. Без шуыша – шуыша алга омтылабыз. Яктырганда туктап калабыз. Шулай итеп, ярым шуышып, ярым иелгән хәлдә, үзебезнең взводка кайтып җиттек, элемтә дә урнаштык. Без урнаштырылган элемтәнең нинди мөһим булганлыгын соңыннан гына белдек. Бу кыю һәм мөһим эш өчен Сталиннан тугызынчы рәхмәт (благодарность) һәм “За отвагу” медалебелән бүләкләндек.
“Днепрны кичү бик авыр шартларда барды. Ноябрь ае, су салкын, өстәвенә фашистлар бертуктаусыз аталар. Күп солдатлар елганы кичкәндә су төбенә киттеләр. Бер взводта сугышкан, якынаеп, дуслашып өлгергән сугышчыларны югалту бик авыр тәэсир итә иде. Уйлап бакканда, аларның каберләре дә юк бит, алрның каберләре су төбе.”
“Сугыш тәмамлануын без Прагада ишеттек. “Атмаска!” дигән команда бирелде. Америка самолетлары сугышныңтәмамлануы турында листовкалар тараттылар. Бөтен җир ап-ак кәгазь белән тулды. Инглиз телен аңламасак та, листовкаларда сугыш бетүе турында язылганлыгы яшен тизлеге белән барлык сугышчыларга таралды. Ләкин әле дошман группировкасы атышларны 11 майда гына туктата һәм безнең гаскәрләргә пленга бирелә. Прага халкы безне зур күтәренкелек белән каршы алды. Йортларда безнең илебезнең һәм Чехословакиянең дәүләт флаглары җилфердәде. Менә шулай итеп без Бөек Җиңүне Прага шәһәрендә каршы алдык.“