Яуда һәм тылда сыналганнар
Яңа Әхмәт авылының Маһибану һәм Гыйльфанетдин Гыйльфановлар гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килә ул. 5 бертуганы арасыннан Мөсәвир үзе, апасы Әминә, энесе Мөдәрис һәм әтиләре Гыйльфанетдин Бөек Ватан сугышында катнашып, җиңү яулап исән-сау туган җиргә әйләнеп кайталар. Маһибану кече балалары Рәис һәм Рәкыйга белән тормыш учагын сүндермичә, сабырлык белән якыннарын көтеп кала.
...Мөсәвир кечкенәдән үк эшкә нык булып үсә. 4 классны авылда һәм 7 нчене Сарманда тәмамлагач та, 15 яшьтән элекке “Куйбышев” колхозында ат җигеп хезмәткә керешә. Яшүсмер егет өлкәннәрдән калышмыйча эшли, ышаныч казана.
Илдә сугыш уты кабына. Авылның сөлектәй ир-егетләре ат арбаларына төялеп, гармун уйнап фронтка китәләр. Картлар, хатын-кызлар һәм балалар аларны елаша-елаша басу капкасына хәтле озатып калалар. 1943 елның 15 августында чират Мөсәвиргә дә җитә. Ул чакырылыш төркемен Казанга кече командирлар курсына җыялар. Анда хәрби күнегүләр узганнан соң солдатларны Ленинград фронтына озаталар. Камалышта калган шәһәр өчен каты сугышлар бара. Пулемет расчетында хезмәт итүче Мөсәвир үзен курку белмәс сугышчы буларак таныта, командирование рәхмәтенә лаек була. 1944 елның 26 июнендә, Выборг шәһәре янындагы дәһшәтле бәрелешләрнең берсендә Мөсәвир уң як янбашына снаряд кыйпылчыклары тиеп каты яралана.
Ленинград госпиталенең хәрби хирурглары барлык көчләренә тырышсалар да, яралы солдат гәүдәсендәге дошман снаряды кыйпылчыкларын алып бетерә алмыйлар.
- Кыйпылчыклар бик тирән утыралар. Тагын да операөия ясасак, нервларың зарарлануы мөмкин. Нәтиҗәдә үзеңнең аяксыз калу кукынычың бар, - дип юаталар Мөсәвирне.
Госпитальдан бераз сихәтләнеп чыккач, Мөсәвир Ленинградның танкистларр эзерли торган югары мәктәбенә җибәрелә. Ул шунда хәрби хезмәтен узганда илгә җиңү килә. Мосавир 1945 елның ноябрендә туган туфрагына аяк баса. Ул, мәктәп начальнигы урынбасары – танк гаскәрләре генерал-лейтенанты Бурковның махсус хаты белән озатыла.
Мөсәвиргә кырчылык бригадиры вазифасын ышанып тапшыралар. 1948 елда ул авылның уңган кызы Гөлсинә белән уртак тормыш кора. 1951 елда Мөсәвир Чистайга, урманчылык мастерлыгына укырга китә. Мостафин урманнарында делянка кисүдә йөри. аның тынгысызлыгын тиешенчә бәяләп, “Куйбышев” колхозы рәисе итәләр. Ул аннан соң ферма мөдире, РТСта учетчы булып эшли, кырчылык бригадирлыгыннан 1984 елда лаеклы ялга чыга. Мин ялда инде, дип кул кушырып утырмый, фронтовик 1991 елга кадәр туган колхозына ярдәм итә, яшьләрчә хезмәт куя.
Җәмәгате Гөлсинә апа да гомерен эшкә багышлаган. 16 яшеннән Горький якларында 3 ел буена торф чыгаруда катнаша. Терлекчелектә, басу- кырларда һәм ындыр табагында яхшы гына эшли. Пенсиягә чыккач та, 60 яшенә кадәр колхоз хезмәтенә йөри ул. Хәзер инде аңа 75 яшь. Ире белән бергәләп 4 бала тәрбияләп үстергәннәр, укытканнар. Ганҗә, Мансур, Мөнәвир һәм Флер – дүртесе дә җаваплы урыннарда эшлиләр. Мөсәвир абыйның күкрәген “Сугышчан хезмәтләре өчен”, “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен”, “Жуков” медальләре, II дәрәҗә “Ватан сугышы” ордены, “Хезмәт ветераны” һәм күпсанлы юбилей медальләре бизи. II группа сугыш инвалиды Мөсәвир абыйны 2002 елда “Ока” автомашинасы белән бүләклиләр. Гөлсинә апа да “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы чорында тылдагы фидакарь хезмәте өчен” медаленә лаек булган. Бүгенге көндә Мөсәвир абй белән Гөлсинә апа тыныч кына матур гомер кичерәләр. Умарта, мал-туар һәм кош-корт асрыйлар. 8 оныклары һәм 2 оныкчыклары бар. Алтын туйлары да гөрләп узган, пар канатлар булып яши башлауларына 56 ел үткән инде.
Күптәннән гүр ияләре булган Гыйльфанетдин бабайны һәм Маһибану әбине (хыялларда гына булса да) алып кайтып балалары каршына утыртып куйсан, алар бүгенге тормышка гаҗәпләнеп, сөенеп туя алмаслар иде.
И. Фәйзуллин
“Сарман” газетасы 13 ноябрь 2004 ел