Хатирәләр яңарганда.
Мин әтиемне бөтенләй диярлек хәтерләмим. Аны сугыш башлану белән, 1941 елның 1 августында фронтка озатканнар. Ул чакта миңа бары ике генә яшь булган. Шуңа күрә аның турында әнием сөйләгән хатирәләрдән генә беләм. Гомумән алганда, илебез, халкыбыз тарихындагы истәлекле вакыйгаларны, фаҗигале хәлләрне безнең гаилә үрнәгендә бик ачык күзалларга мөмкин.
Гаиләбезнең тамырлары тирәндә. Әнием Газимә затлы, укымышлы мулла гаиләсендә туган. Гаиләдә дүрт ир бала, бердәнбер кыз бала-минем әнием була. 1921 елдагы ачлык вакытында килеп чыккан йогышлы авырудан әбием кинәт кенә дөнья куя. Балалар бабам тәрбиясендә кала. Бабай, аларны кызганып, озак вакытлар өйләнми тора. Бәхеткә, берничә елдан соң гаиләгә килгән үги ана балаларга миһербанлы - шәфкатьле була, аларны рәнҗетми, яхшы карый.
Татарларда элек кыз урлау йоласы да булган. Бабам гаиләсендә шундый хәл була. Унҗиде яше дә тулмаган чибәр, сылу, чылтыраулы чулпылар таккан озын толымлы, зифа буйлы кызны суга барган җиреннән әтием урлап кача. Бердәнбер кызын бик яраткан бабай, аны алып кайтырга кушып, улларын җибәрә, ләкин кызны качыралар, чөнки йола буенча аны кире бирергә ярамаган. Әтием Фатыйх төшеп калганнардан булмый-үзе чибәр, җыр-моңга оста гармунчы егет әниемнең күңелен тиз яулый. Сабантуйларда җиңеп чыгучы иң көчле батыр да була ул. ”Бервакыт ике центнер итеп төялгән арба авыл пычрагында баткач, шул авыр йөкне, арба астына кереп, аркасы белән күтәреп чыгарды. Сабантуйларда көрәштә батыр калып алган бүләкләрен итәгемә китереп сала иде. Бик бәхетле чакларыбыз иде ул вакытлар” -дип искә ала иде әни. Әмма бәхетле тормыш озакка бармый. 1930 еллардагы сәяси эзәрлекләү -“раскулачивание” дигән афәтләр башлана. Бу бәла бабам белән әти гаиләсен дә читләтеп үтми. Хуҗалыктагы терлекләрне, игенне, атларын алып китәләр. Үзләрен: “Иртәнге сәгать биштә сезне алырга НКВД кешеләре киләчәк”- дип кисәтәләр. Әтием белән бабай елгадагы салга утырып, Пермь якларына качып китәләр, шулай котылып калалар. Пермь якдарында урман кисү эшендә булалар. Берничә елдан соң гына туган якларына әйләнеп кайталар. Әмма тиздән Бөек Ватан сугышы башлана. 1941 елның августында ук әти фронтка китә. Егерме җиде яшендә әнием биш яшьлек абыем, ике яшьлек мин һәм карынындагы туачак баласы белән берьялгызы утырып кала. 1942 елның февралендә энем туганнан соң өч атна үтү белән, баладан терелеп тә җитмәгән яшь ханымны Ульян белән Казан арасында окоп казырга җибәрәләр. Ул шунда салкын тидереп, күкрәк сөте катып, шифаханәгә керә. Безнең бәхетебезгәдер инде, операциядән соң ул исән кала. Әмма тагын бер ай да үтми, әнине урман кисәргә җибәрәләр. Өйдә өч балигъ булмаган баласы кала. Әтинең фронттан юллаган хатлары да күңелле хәбәрләр китерми. Хатларның берсендә ул болай дип яза: "Сугыштан чыктык. Батальоннан 16 кеше калып, окопта ятабыз.Өстебезгә унлап танк килә, бер пулябыз да юк. Йөри алганыбыз штыклар белән танкка каршы күтәреләбез. Әти, әни, Газимә, бәхил булыгыз, догагыздан калдырмагыз, балаларны укытыгыз”.
Бу әтинең соңгы хаты була.
1942 елда авылга беренче яралы солдат-әтинең энесе Закирҗан абый кайта. Үзе белән бергә госпитальдә бергә дәваланган бер белорус егетен дә иярткән була. Аны “Петро абый” дип йөртәләр иде. Ул ике аяксыз, сыңар кулы гына бар. Шул кулы белән безнең, балаларның башыннан сыйпавы хәтердә. Закирҗан абый: “Петроның авылын фашистлар яндырган, анда беркеме дә калмаган. Кызганып, аны үзем белән алдым”- дия иде. Ике авыру солдатны карау, тәрбияләү мәшәкатьләре тагын әнием җилкәсенә төште. Петро абыйны ярты елдан соң хәрби комиссариаттан килеп алып киттеләр. (Аның алдагы тормышы билгесез булып калган, абыем эзләтеп тә караган Петроны, тик җавап килмәгән).
Бер ел да үтми әниемә әтинең вафат булуы турында кайгылы хәбәр килә.Ул вакытта миңа 4 яшь иде, әмма әниемнең күз яшьләрен әле дә булса яхшы хәтерлим. Тагын җитмәсә әтинең энесе Закирҗан абый: “Сиңа да, балаларыңа да бу йортта урын юк, төп йортта үзем калам” -дип әнине өйдән куарга тотынган. Бәхеткә бабай (әниемнең әтисе) исән-сау була. Ул үзенең келәтен сүтеп, өч тәрәзәле кечкенә өй сала, әни өч баласын ияртеп аерылып чыга. Әгәр рәссам булсам, бу йортка күчүебезне ясар идем. Шундый манзара күз алдына килә: үгез җигелгән (Солтан бабай үгез тота иде) просто бага башта әнинең сандыгын, аның өстенә түшәген, түшәк өстенә энем бедән мине утырталар. Арба артына тотынып елый-елый әни бара, аның белән янәшә чәй тәлинкәсе белән он тоткан, җил очырмасын дип, аны яулык очы белән каплаган әби (әтинең әнисе) атлый.
Кечкенә генә өйгә килеп кердек. Мич чыгарганнар, почмакка сәке ясаганнар, өстәл-урындыклар юк, ишегалдында каралты-кура да күренми. Әни шушы өйдә сәкегә түшәген җәеп, өч ятим баласын кочаклап, йокысыз үткәргән беренче төнен еш искә ала торган иде. Икенче көнне, бездәге хәлләрне ишетеп авыл советыннан кешеләр килгән. Алар әнигә гариза язарга тәкъдим итәләр; «Син-тол хатын, әтиләре сугышта үлгән балаларны тәрбиялисең, сиңа сыер да, сарыклар да, йорт та тиеш”,- дип, суд аша үзенә тигән мал-мөлкәтне алырга киңәш итәләр. Әмма әнинең җавабы катгый була. ”Иремнең ата-анасы белән судлашып йөрмим. Ходай ярдәм бирер” -ди.
Тормыш нинди генә авырлыклар килсә дә, дәвам итә. Әни көнне төнгә ялгап колхозда эшли, алдынгы колхозчы-ударница була. Без, бала-чага, кечкенә йортыбызда хуҗа булып калабыз. Яз җитсә, урманнан кайтып кермибез, нинди генә үлән үсеп чыкса, шуны җыеп ашыйбыз, йә аш пешерергә җыябыз; зәрдә үләне, балтырган, кычыткан, алабута, кыр суганы(юа)-берсе дә калмады. Басуда черек бәрәңге җыя идек. Әни аны киптереп, изеп кәҗә сөте белән болгатып, коймак пешерә торган иде. Кәҗәне бәрәңге саткан акчага алган идек. Өебезгә күчкән елны бәрәңгебез бик уңды. Әни казып тора, без абый белән ташып торабыз, идән асты, ике баз тулды бәрәңге белән, шатлыгыбыз эчкә сыймады. Шул бәрәңгенең бер өлешен сатып әни кәҗә алды, безнең бәхеткә аның өч бәтие булды. Без, балалар “уфаала” арбасын тартып, 4-5 километр ераклыктагы урманга кәҗәгә печән йолкырга йөри идек. Бер барганда печән, икенчесендә арбага коры утын, чыбык чабык төяп кайта торган идек.
Шундый бер кызыклы хәл дә истә калган. Урак өсте иде. Бар халык басуда, арыш уралар. Әни дә шунда, һәрвакыттагыча, ул башкалардан бер диләнке алдан бара. Без дә шунда чуалабыз. Әни әйтә; “Билдән күлмәкне тыгыз итеп бәйләгез дә, минем янга килегез, арыш уып җибәрермен”-ди. Абый белән килдек, әни безнең күлмәк эченә арыш тутырды. Шулвакыт ат белән колхоз рәисе килгәнен абайлап алдык. Әни безне тиз генә арыш чүмәләсенә яшерде, тыныч кына утырырга кушты. Әмма ни бәла: арыш кылчыгы тәнгә кадала, кычыттыра, түзәр хәл юк. Әмма түздек. Бәхеткә, председатель озак тормады, яхшы эшләгәне өчен әнигә рәхмәтен әйтте дә “Кызыл байрак”ка китеп барды. Әни безне тартып чыгарды да бик тиз генә өйгә кайтырга кушты. Өйгә кайтып, күлмәкләрне салсак, тәнгә арыш кылчыгы ябышкан, чистартып бетерерлек түгел. Әни эштән кайтып, су җылытып юындыргач кына кычытудан арындык. Аннары әни, кәҗә сөтендә арыш боткасы пешереп, безгә бәйрәм ясады.
Тагын шуны языйм әле. Күршебездә ярма яра торган кул тегермәне бар иде. Нәкъ шул тегермән бик күпләрне ачлык үлеменнән коткарып калды. Урам тулы бишәр-алтышар баласы булган хатыннар төнлә мичтә арышны киптереп, чиратлашып, кул тегермәнендә ярма яралар иде. Ярма булгач, ботка да була. Шул рәвешле тол хатыннар балаларын ачлыктан саклап калдылар. Алар тырышлыгы белән исән калган балалар, үсеп җитеп, зур төзелешләрдә, завод-фабрикаларда эшләделәр, илебезне аякка бастырдылар, югары белем алып, төрле һөнәр ияләре булдылар.
Урамыбыздагы тол хатыннар кышкы кичләрдә безгә керәләр иде. Өебез кечкенә булса да чиста, уңайлы, курчак өе кебек иде. Сукыр лампа яктысында әнием суккан матур келәмгә утырып, әниләр шәл, бияләй оекбашлар бәйлиләр. Үзләре шунда мөнәҗәтләр, бәетләр әйтә торганнар иде. Кызык хәлләрне искә төшереп сөйләп тәгәри-тәгәри көләләр иде. Без, балалар, әниләр еласа-елый, көлсәләр-көлә идек. Әниемнең искиткеч моңлы, матур тавышы күңелемә сеңеп калган Хәзерге вакытта минем бәет, мөнәҗәт әйтүләрем әниемнән киләдер лип уйлыйм.
Сугыш бетте. 1946 елда мин беренче сыйныфка укырга кердем. Бәрәңге кырып утыра идем, иптәш кызларым үзләре белән мәктәпкә барырга өндәгәч, аларга ияреп мәктәпкә киттем.
Класс бүлмәсендә безне беренче укытучым Зәйтүнә апа каршылады. Ул барыбызны да күздән кичереп, тикшереп-карап чыкты (чөнки ул вакытта күп балалар бетли иде). Чират миңа җиткәч, Зәйтүнә апа тукталып калды; “Сиңа 7 генә яшь, үзең бик ябык та, мин 8 яшьтәгеләрне генә алам”- ди. Мин, иптәшләрем белән укыйсым килә дип еларга тотындым. Әни дә укуыма каршы килде. Укымыйсың, өстеңә кияргә киемең, аягыңа да юк, ди. Мин үземнекен иттем-салкынайтканчы мәктәпкә яланаяк йөреп укыдым. Мәктәп минем бабамның ике катлы мәчетендә урнашкан иде, мәчетнең манарасы киселгән иде. Шунда бишенче сыйныфка укырга бардык.
Кыш җитте. Әнкәй укыма ди, мин укыйм дим. Зәйтүнә апа минем яклы: тырыш бала, бик яхшы укый, укыт балаңны, ди. Шулай итеп мин мәктәп укучысы булдым. Әнкәй мине шакмаклы шәлгә төреп, аягыма йон бияләй кидертеп җибәрә иде мәктәпкә. Каләм, дәфтәрләр юк иде, корымнан кара ясый идек. Тырыш булдыммы инде, укырга бик яраттыммы- әйбәт укыдым. Укытучылар җавапларымнан бик тә канәгать калалар иде. Дәресләрне өйдә әзерләргә мөмкинлек, керосин булмаганлыктан, юк иде, аларны тәнәфес вакытында әзерли идем.
Алдагы тормышым да авыр булды. Аны яза башласаң үзе бер китап булыр иде.
Гыйльметдинова Мансура Фатыйх кызы - Бөек Ватан сугышы музее-мемориалы каршында оешкан “Сугыш чоры балалары”клубы әгъзасы.