Гыйләҗев Мизхәт Гыйләҗетдин улы 1924 елның 25 декабрендә туган.
Авыр сугыш елларында җәяүләп йөзләрчә чакрым юл үткән, күп санлы хәрби операцияләрдә дошман пуляларыннан, снаряд кыйпылчыкларыннан каты яраланып, 3 тапкыр госпитальдә ята. 1943 елның сентябрендә Мизхәт Гыйлаҗев хезмәт итүче пехота батальонына Смоленск өлкәсендәге тимер юл станциясенә һөҗүм итергә приказ бирелә. Бу бәрелештә безнең яктан да зур югалтулар була. Чигенүче дошманны эзәрлекләп барганда якында гына шартлаган снаряд кыйпылчыгы нык җәрәхәтли. Яралары төзәлгәч, ул үзенең частенә әйләнеп кайтып, немец-фашист илбасарларын көнбатышка кууын дәвам итә.
3 Белоруссия фронты составында Мизхәт абый сугышкан берләшмә алга таба Белоруссиядәге һәм Литвадагы дистәләрчә шәһәрләрне азат итүдә, дошманның Инстербург, Пиллау, Кенигсберг шәһәрләрен алуда катнаша. Кенигсберг шәһәре янындагы концлагерьда җәфа чигүче тоткыннарны азат итү аның өчен иң сөенечле вакыйгаларның берсе була.
I дәрәҗә Бөек Ватан сугышы, Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары һәм 3 сугышчан медаль белән бүләкләнә.