1927 елның 5 ноябрендә Иске Бикчәнтәй авылында туган.
1944 елда әле балалыгы да бетмәгән килеш, 17 яшендә кулына корал ала ул. Дөрес сугышның кайнар нокталарына кертмиләр аны. Ул Латвия, Литва, Эстония җирләрендә бандаларны бастыруда катнашкан. "Германияне җиңгән өчен" медале белән бүләкләнә. Хәрби хезмәттән Хатип Хафизов 1951 елның май аенда авылга кайта. Шуннан бирле Иске Бикчәнтәйдә яши. "Игенче" колхозында төрле эшләрдә эшли. Электрчы да була. 1987 елда хуҗалыкта эшләп лаеклы ялга чыга.
Х.Х.Хафизов тормыш иптәше Миңнехәния Гыйльмегали кызы белән 5 кыз тәрбияләп үстерәләр.