Туган көне, ае, елы: 16.07.1936
Туган урыны : Саба районы Урта Нырты авылы. Яшәү рыны: Саба районы Урта Нырты авылы. Әтисе Хафиз авырып яшьли үлә. Бөек Ватан сугышында катнашмый. Ә фин сугышында катнаша. Әнисе Саҗидә 1972 елда үлә.Алар 5 бала булалар: Нәҗип, Каюм, Хәлимә, Миннәхмәт, Хәниф. Миннәхмәт абый яшьтән үк совхозда эшли.Кыш көннәрендә ат белән Килдебәк авылыннан почта ташый.”Иң авыр эшләрдә эшләргә туры килде. Төнлә белән басуга агу
сибәргә дә чыгаралар иде, - дип сөйли ул. Армиядә Архангельск якларында була. 6 тапкыр операция кичерә. Сәламәтлеге какшаса да, эштән туктамый.
Бүгенге көндә лаеклы ялда.Балалары,тормыш иптәше янәшәсендә гомер кичерә.