Хафизов Вагыйз Хафиз улы 1914 елның 20 октябрендә Сарман районы Мортыш Тамак авылында туа. 1932 елда армия сафларына баса. Камчатка ярымутравының Петропавловск Камчатск шәһәрендә хезмәт итә. Армиядән соң эшкә шунда кала. Петропавловск шәһәре портында йөк ташучы була. Сугышны шунда каршылый. 1942 елның 2 июлендә Камчатка өлкәсенең Петропавловск шәһәре военкоматыннан фронтка китә. Көнчыгыш чиген япон гаскәрләреннән саклаучы Тын океан фронтына эләгә. 373нче Кызыл байрак полкына билгеләнә. Шушы полк составында Курил десант операциясендә катнаша. Бары тик 1946 елның 6 августында туган авылына әйләнеп кайта. Башта РТСта шофер булып, аннары колхозда тракторист булып эшли. Тормыш иптәше Мөзәянә белән өч ул үстерәләр. 1968 елның 17 августында вафат була.