Хамиидуллин Хабибула абый 1923 нче елнын 15 августында Әлкәй авылында дөньяга килә. 8 еллык мэктэпне үз авылында тэмамлый. Мәктәтәп чорыннан ук барлык колхоз эшлэрендэ бик актив катнаша. Үзен алдынгы эшчелэрнен берсе итеп күрсәтә.
Соңгы сыйныфны төгәллэгәндэ, Хабибулла абыйны кече лейтенантлар курсына укырга Новосибирскига җибэрлэр. Аннан кайткач Красноярскига 3 айга хәрби хезмәт курсларында белемен арттыра.
1939 нчы елны Фин сугышында яулап алынган СССР җирлэрен кире кайтару өчен көрәшүдэ катнаша.
Ленинград блокадасында беренче көненнән алып сонгы минутына кадәр развед –дивизияда кече лейтенант ролен ути. Корельский перешейкта Финландияда ,аннан сон кучеп Ленинградка килгэн, 4 ранение , ике контузия алган.
1945 елнын апреленда, авыр яраланудан соң, Хабибулла абый узенен туган авылы Элкэйгә кайта. Сәламәтлеген ныгыткач Кэкре Елга авылы клубында мөдир вазифасын башкара.
Күп тә үтми Казанга хэрби уку курсларына белемен арттырыга җибәрләр.
Укуын тэмамлагач Мәльбагыш авылында югары сыйныф балаларына НВП дәресләре укыта.
17-18 яшьлек егетләрне туган ягын яратырга, илен сакларга , хэрби хезмэткэ эзерли.
Авыр сугыш яралары эссез калмый. Хамидулла абыйга 2группа инвалидлык бирэлэр. Ана карамастан нефть өлкәсендә 40 ел буе УБР да бурильщик булып эшли. Уз эшен яратканга курэ, лаеклы ялга чыгып та, үз эшендә 5 ел хезмэт итә.
Хатыны белэн бик куп еллар бергэ яшэп ике бала устергэннэр. Бугенге көндә малае Нияз килене Рэмзия гаилэсендэ , оныклары белэн тормыш итә. Малае Нияз этисе горурлыгы булып бокс буенча спорт мастеры була.
Бугенге көндә Хабибулла абыйны борчыган бер сорау бар - ул да булса квартира мэсьәләсе, чөнки бугенге көнгә чаклы үзенә тиешле квартираны әле дә бирмәгәннәр.