Сүзем бабам турында
Яз безгә бөек җиңү бәйрәмен алып килә. 1418 көн буена барган канкойгыч сугыш турында, изге җиребезне илбасарлардан саклап калган, тыныч тормыш өчен гомерләрен дә кызганмаган Бөек Ватан сугышы каһарманнарын, тыл батырларын онытырга беркемнең дә хакы юк һәм булмаячак!
Бу дәһшәтле сугыш һәр гаиләгә кагыла, берсен дә читләп үтми. Безнең нәселебездә дә сугышта катнашкан, Җиңү көнен якынайткан батырлар бар. Шуларның берсе – әтием Зөфәр Әбүзәр улы Хановның бабасы Фатыйх Ханов. Мин кечкенәдән туганнарымның сугыш турында сөйләшүләрен ишетеп үстем. Мин аеруча Фатих бабайның сугышка алынуы, батырларча көрәшүе исән-имин әйләнеп кайтуы, аның белән булган хәлләр кызыксындыра иде.
1941 елның 22 июнендә Фатих бабай, ашлык төяп, Бөгелмәгә юлга чыккан була. Юлда сугыш балануын ишетә, авылга повестка илтүчене дә күрә. Күңеле сизә: аңа да повестка бар. Әмма ашлыкны илтеп тапшырырга кирәк. Шулай итеп, сугышның беренче көнендә үк повестка алса да, сугышка китүе 18 ноябрьга кала.
Бөгелмәдә алты ай әзерлек курслары үткәнән соң, фронтка китә. Ул пехотада хезмәт итә, сапер да, минер да, разведчик та була. Атакага барыр алдыннан фронтның алгы сызыгын миналардан чистартырга кирәк, гадәттә бу эш алар төнлә башкаралар. Ә бервакыт шундый боерык килә: кырны минадан көпә-көндез арындырырга! Фашист пулясы астында бу эшне башкару бик кыен була. Заданияны үтәргә китән 10 кешенең икесе генә исән кала, шуларның берсе Фатих бабай. Бабам чолганышта да кала, әмма командирларының осталыгы аркасында исән калалар. Шул вакытта ачтан үлмәс өчен кабак ашыйлар. Тәмам аннан гайрәте чиккән бабам беркайчан да яңадан кабак ашамаган, бакчага да утыртмаган. Шулай ук тел алып кайтулары турында да бик еш сөйли торган булган. Бер тапкыр пуля тиеп яраланган, бер тапкыр контузия алган. “Аллаһы Тәгалә гел ут эчендә, алгы сызыкта йөртеп исән-имин кайтарды, гомерем бетмәгәч, сау-сәламәт кайттым, әнкәйнең догалары да саклагандыр инде”, - дип әйтә торган булган.
Бөек Җиңүне ул Германияда каршылый. Әмма туган ягына кайтып җиткәндә, бер станциядә аларны вагоннардан төшерәләрдә укытучыларны һәм төзүчеләрне аерып алалар, ә калганнарны, вагоннарга төяп, Ерак Көнчыгышка алып китәләр. “Иң авыры, сугыш беткәннән соң , үзебезнең Татарстан җиреннән узып, кабат сугышка китү булды”, - дип сөйли торган булган бабай. Бик кыю,батыр булган Фатих бабай, шуңа күрә дә ул ике тапкыр Кызыл Йолдыз ордены, 2 һәм 3 нче дәрәҗә Дан орденнары, бик күп медальләр белән бүләкләнгән. Аларны ул фашист илбасарларына каршы көрәшеп ала.
Шунсы кызык: бабам 1947 елның 18 ноябрендә әйләнеп кайта. Сугышка алынуы һәм кайтуы бер үк көнгә туры килә! Шулай итеп, ул төп-төгәл алты елдан исән-имин килеш туган ягы – Азнакай районы Татшуган авылына әйләнеп кайта. Сугыштан соң ферма мөдире, тегермәнче булып эшли. Бик тырыш һәм булган кешеләрнең берсе була ул. Тормыш иптәше – әтиемнең әбисе Һәдия дә авылның иң булдыклы кешеләреннән испләнә. Алар биш бала бала тәрбияләп үстерәләр. Шуларның икесе бүгенге көндә исән. Фатих бабай турында мин Мортазина Зөлфия апа истәлкләре буенча белдем. Шулай ук Фатих бабайның сугыш турында күп сөйләмәвен дә аңладым. Ул 85 яшен тутырып, бу дөньядан мәңгелеккә күчә.
Илебез Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итте. Бу Җиңүдә безнең бабайның да өлеше зур. Мин аның белән горурланам. Бу язмам аның якты истәлегенә багышлана. Илебезнең тыныч таңнары, бүгенге матур тормышыбыз өчен кемнәргә бурычлы булуыбызны онытмасак иде. Сугыш еллары бездән ерагая барган саен, халкыбызның батырлыгы, бердәмлеге, үзен ачмыйча фашизмны җиңүенең тарихи әһәмияте күңелләребезгә һаман якыная барсын иде.
Сугыш... Биш кенә хәрефтән торган сүздә күпме кайгы-хәсрәт, күз яше, афәт һәм дәһшәт. Җиңү! Бу сүздә күпме шатлык, сөенеч, бәхет! Җиңүдә бу аяусыз сугышта һәлак булганнарның да, исән-имин кайтканнарның да, тыл ветераннарының да өлеше зур. Илләребез тыныч, күкләребез аяз булсын иде.
Эльвира Ханова Сарман гимназиясенең 10 А сыйныфы укучысы 24.06.15